Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Сәламәтлек

Балагыз сәламәт булсын дисәгез...

Кечкенәдән үк спорт белән дус булган кеше көчле, җитез һәм тәвәккәл була.

Ә сез балагызны спорт белән дуслаштыра алдыгызмы? Моны кайчан һәм ничек эшләргә?  Бу сорауларга Дәвалау-физкультура диспансерының спорт медицинасы белгече Раушания Ночевкина җавап бирде. Ул актив спорт атнасы кысаларында файдалы киңәшләре белән дә бүлеште.

Бала гел хәрәкәттә булырга тиеш!
«Спорт – безнең иң яхшы дустыбыз! Ул тәнебезне дә, җаныбызны да сәламәт итә», – ди Раушания Ночевкина. «Фәнни дәлилләр буенча, физик активлык җитди авырулар куркынычын киметә, ә хәрәкәт исә – яхшы кәеф һәм сәламәтлек чыганагы булып тора!»
«Сабый чактан ук хәрәкәткә өйрәтү – бик мөһим», – ди белгеч. «Бала гел хәрәкәттә булырга тиеш. Беренче айларда ук массаж, гимнастика кебек уеннар аша кечкенәләрдә хәрәкәткә кызыксыну уятыгыз. 5 яшькә кадәр аларга җиңел күнегүләр һәм уеннар да җитә».
Раушания Мәхмүтовна шулай ук яшь чикләүләре турында да искәртә: «Әгәр балагыз спорт белән җитди шөгыльләнергә тели икән, тиешле яшькә җиткәнен көтегез. Әзерлек этаплары да бар. Мәсәлән, гимнастика белән кызыксынучылар 5-6 яшьтән әзерлек төркеменә языла ала».
Спортмы, әллә физкультурамы? 
Бала үсә төшкәч һәм активлашканнан соң, күп кенә ата-аналар аны спорт секциясенә бирергә тели. Ләкин сайлауда еш кына үз зәвыклары яки урнашу уңайлыгы белән җитәкчелек итәләр. Табиб исә бу мәсьәләдә мөһим нечкәлекләргә игътибар итәргә киңәш итә.
«Физкультура һәм спорт – бер үк нәрсә түгел. Физкультура сәламәтлекне саклауга һәм физик кимчелекләрне төзәтүгә юнәлтелгән – бу үзең һәм иминлегең өчен шөгыльләр. Спорт исә – нәтиҗәләргә, җиңүләргә һәм профессиональ карьерага ирешү өчен күнегүләр. Алар организмга артык көчәнеш китерергә мөмкин йөкләнешләр белән бәйле», – дип кисәтә табиб.
Ата-аналар еш кына балаларыннан чемпионнар ясарга хыялланалар, ләкин биредә иң мөһиме – баланың теләген исәпкә алырга кирәк. 
«10 яшькә кадәр кечкенәләр гадәттә үз күңеленә нинди спорт төре туры килүен төгәл билгели алмыйлар, шуңа күрә экспериментлардан курыкмагыз. Балагызга күңеленә ошаганын сайларга булышыгыз, төрле секцияләрне сынап карагыз, тренерлар белән киңәшләшегез. Иң мөһиме – баланың шөгыльләнергә теләге булсын. Спорт ул шатлык китерергә тиеш, шул вакытта гына аның файдасы булачак».
Иң мөһиме – зыян китермәү!
Спорт белән шөгыльләнүгә дә, аерым төрләренә дә медицина каршылыклары бар. «Мәсәлән, умыртка баганасы кәкрәеп үскән балалар мускулларның асимметрик үсешенә китерергә сәләтле спорт төрләреннән (тимераякларда, тау чаңгысында шуу, теннис, бадминтон) качарга тиеш. Күзе начар күргән (миопия) балага бокс, авыр атлетика, көрәш төрләре, шулай ук футбол һәм хоккей белән шөгыльләнү тыела. Андый балалар өстәл теннисы, йөзү, чаңгы ярышлары белән шөгыльләнә ала», – ди Рушания ханым. 
Борын-тамак авырулары борчыса? «Синусит, тонзиллит, гайморит белән интегүчеләргә кышкы спорт төрләре белән мавыгу киңәш ителми. Умыртканың муен өлеше тотрыксыз булган балаларга аеруча игътибар итәргә кирәк – аларга бил алышу (көрәш), гимнастика, акробатика, сикерү, атта йөрү, футбол уены тыела. Йөрәк авырулары һәм шикәр диабеты вакытында да сак булырга кирәк. Шик туган очракта спорт медицинасы буенча табиб белән киңәшләшү яхшырак, ул оптималь спорт төрен сайларга ярдәм итәчәк. Иң мөһиме – зыян китермәү!» – дип искәртә Раушания Мәхмүтовна. 
«Физик йөкләнеш баланың яшенә, сәламәтлегенә дә туры килергә тиеш. Шул вакытта гына спорт сәламәтлекне ныгытачак һәм шәхесне дөрес тәрбияләячәк!» 
Ата-аналар колагына
Баланы спорт белән кызыксындыру өчен аны профессиональ спортка бирү мәҗбүри түгел. Көндәлек тормышыгызга хәрәкәт өстәгез! Гаилә белән бергә саф һавада йөрү, иртән бергәләп күнегүләр ясау – болар барысы да кечкенәләрнең сәламәтлегенә файдалы йогынты ясый. Онытмагыз, хәрәкәтсезлек сәламәтлек өчен бик зарарлы. Шуңа күрә, балагыз актив, сәламәт һәм бәхетле булсын дисәгез, хәрәкәттә булырга өйрәтегез! 

Алина Васильева (Дәвалау-физкультура диспансеры)
Фото врач: шәхси архивтан, фото дети: ясалма интеллект иҗаты
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек саклау атказанган табиб