Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Сәламәтлек

Бер прививка йөз борчудан коткара

Табиблар: «Вакцина - нәтиҗәле чара» диләр.

Табиблар әйтүенчә, көз – организм өчен сынау чоры. Ел фасыллары алышыну белән, сезонлы вирусларның активлыгы арта. Шуңа күрә нәкъ менә хәзер профилактикага җитди карау кирәк. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә дә сүз барды. 

Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рөстәм Ногманов хәбәр итүенчә, 2024 ел нәтиҗәләре буенча Чаллыда сулыш юллары белән бәйле авырулар иң киң таралганнарның берсе булып тора. Алар барлык теркәлгән чирләрнең 49,6 процентын тәшкил итә.

«ОРВИ һәм гриппның билгеләре күпләр өчен таныш: югары температура, ютәл, баш һәм мускуллар авырту, хәлсезлек, аппетит югалу. Әмма кайберәүләр авыруның беренче билгеләрен сизеп тә, эшкә чыга, шул рәвешле хезмәттәшләренең саулыгын да куркыныч астына куя. Авырган очракта өйдә калу – үзеңне генә түгел, башкаларны да саклау дигән сүз ул», – дип искәртте җитәкче.

Рөстәм Ногманов әйтүенчә, вируслардан саклану өчен иммунитетны ныгыту мөһим. Моның өчен:
– дөрес тукланырга,
– саф һавада йөрергә,
– физик активлыкны арттырырга,
– йокы режимын сакларга кирәк.

Табиблар шулай ук С һәм D витаминнарын эчәргә, кулларны еш юарга, кеше күп йөри торган урыннарда битлек кияргә киңәш итәләр. «Гади гигиена кагыйдәләрен үтәү йогышларның 60 процентын булдырмый калырга мөмкин», – дип ассызыклый белгечләр.

Мәгълүм булганча, ОРВИ һәм грипп кебек һава аша йога торган чирләрне өзлегүләрсез үткәрүдә иң нәтиҗәле чара – ул вакцина. Бүгенге көндә Чаллыда прививканы яшәү урыны буенча поликлиникаларда, шулай ук «Омега» сәүдә үзәгендә бушка ясатырга мөмкин. Моннан тыш, күчмә медицина бригадалары эш урыннарына да килә ала.

«Беренче чиратта хәвеф төркеменә керүчеләр – балалар, йөкле хатын-кызлар, 65 яшьтән өлкәннәр, хроник чирлеләр һәм медицина хезмәткәрләре – вакцина ясатырга тиеш. Сентябрь-ноябрь айлары – моның өчен иң кулай вакыт. Хәзерге вациналар кеше сәламәтлеге өчен зарарсыз», – диде Рөстәм Ногманов.

Белгечләр фаразлавынча, вирусларның актив чоры декабрь аена туры киләчәк. Шуңа кадәр вакцина ясатып өлгерү зарур. Бүгенге көндә Чаллыда 147 365 кешегә, шул исәптән 70 850 балага вакцина ясалган. Табиблар фикеренчә, прививкалы кешеләрдә авыру җиңел формада үтә яки бөтенләй булмый.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев тә шәһәрдәшләрне сәламәтлекләрен кайгыртырга чакырды: «ОРВИ һәм грипп авыруларын җиңелчә үткәрү өчен вакцина ясатырга кирәк. Өзлегүләр еш кына вакыт үтү белән генә сизелә, шуңа күрә профилактика – иң дөрес юл», – диде.

Мәгълүм булганча, авыру вакытында дәваланмаса, үпкә ялкынсынуына, йөрәк-кан тамырлары проблемаларына, хәтта ишетү начараюына да китерергә мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцинация Чаллы мэры Сәламәтлек саклау чир