«Кадрларсыз хастаханәләр төзеп булмый»
Сәламәтлек

«Кадрларсыз хастаханәләр төзеп булмый»

ТР Рәисе Чаллының сәламәтлек саклау өлкәсе эшен бәяләде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәһәр Советы сессиясендә Чаллыдагы сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренең эшчәнлеген бәяләде.

«Узган ел Чаллы халкыннан медицина учреждениеләренең хезмәт күрсәтү сыйфаты буенча 1300 мөрәҗәгать керде. Бу тар белгечләргә язылуда һәм медицина хезмәтләренең сыйфатына бәйле проблемалар. Шикаятьләр елдан-ел арта. Бу системалы проблема турында сөйли. Кадрларсыз хастаханәләр төзеп булмый. Узган ел кадрлар җәлеп итү буенча Чаллы начар эшләмәде. 101 табиб килгән. Аның 66сы грант отты. Быел без республика грантында актив катнашырга чакырабыз», – диде ул. 

Республика җитәкчесе республикада табиблар белән тәэмин ителеш –  72%, Чаллыда – 63%,  кече персонал белән тәэмин ителеш Татарстанда – 84%, Чаллыда 75% булуын әйтте. Ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына бу юнәлештә җентекләп эшләргә кушты. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ТР Рәисе сәламәтлек саклау

Нет комментариев