Россиядә каен серкәсенә аллергиядән вакцина кулланыла  башлаган
Сәламәтлек

Россиядә каен серкәсенә аллергиядән вакцина кулланыла башлаган

Бу хакта РФ вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр итте.

Татьяна Голикова әйтүенчә, препарат теркәлгән һәм 2026 елдан кулланыла. Киләсе елда исә мәҗбүри медицина иминияте (ММИ) системасы кысаларында тагын ике индивидуаль препарат сатып алу планлаштырыла. Аларны Россия гражданнары өчен дәвалауда куллану мөмкинлеге булачак. Голикова бу хакта «Курчатов институты» фәнни-тикшеренү үзәгендә узган IV Халыкара табигатькә охшаш технологияләр форумында сөйләде. 

– «Аллергард» рекомбинант вакцинасы каен серкәсенә аллергияне профилактикалау һәм дәвалау өчен эшләнгән. Препаратны Россия Федераль медицина-биология агентлыгының Аллергология һәм иммунология институты белгечләре әзерләгән, – диде ул. 
 


вакцинация аллергия

Нет комментариев