Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Сәламәтлек

С витамины грипптан сакламый?

Сәламәтлек турында мифлар һәм фактлар: чынлыкта нәрсә ярдәм итә?

Фән киресен расласа да, без еш кына «сынап каралган» халык чараларына ышанабыз. Роспотребнадзор белгечләре таралган ялгыш карашларны тәкъдим итә.

Миф: Сарымсак, суган, лимон һәм С витамины грипптан саклый.

Факт: Бу продуктлар файдалы, ләкин алар иммуномодулятор түгел. Иммунитет өчен «тылсымлы төймә» (таблетка) юк. С витамины ОРВИның (кискен респиратор вируслы инфекциянең) дәвамлылыгын кыскартмый һәм йоктыру куркынычын киметми. Витамин комплексларын табиб кушуы буенча гына кабул итәргә кирәк.

Миф: Сәламәт тормыш рәвеше (ЗОЖ) — бу кыйммәт, озак һәм тәмсез.

Факт:

— Скумбрия кызыл балыкны тулысынча алыштыра ала, ә сезонлы яшелчәләр һәрвакыт арзанрак һәм кулайрак.

— Салат әзерләү өчен 5 минут җитә («Оливье»дан аермалы буларак).

— Файдалы ризык төрле булырга мөмкин: төрле тәмләткечләр һәм сезнең теләгегез могҗизалар тудырачак.

Миф: Барлык майлар да зарарлы, ә углеводлар тазарта.

Факт:

— Трансмайлар һәм туенган (насыщенный)  майларның (ак май, терлек мае, колбаса, кококс пальма майлары) артыгы гына зарарлы. Туенмаган майлар (чикләвек, авокадо, үсемлек майлары) организм өчен бик кирәк.

— Тиз үзләштерелә торган углеводлар (шикәр, камыр ризыклары) артык булганда гына авырлыкны арттыра. Ә катлаулы углеводлар (яшелчәләр, ярмалар, кузаклылар) организмны клетчатка һәм энергия белән тәэмин итә.

Исегездә тотыгыз: фән бер урында тормый, ә мифлар — фәнни нигезе булмаган гадәтләр генә. Сәламәтлегегезгә аңлы рәвештә игътибарлы булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: питание роспотребнадзор тазару зож