Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Язын бакчада нинди эшләр башкарыла?

Март, апрель – бакчачылар өчен җаваплы айлар. Иң мөһиме: бакчадагы кар сулары җыелып торган урыннарны мөмкин кадәр тизрәк ачарга кирәк. Бу аеруча кура җиләге, бакча җиләге һәм клематис өчен куркыныч.

* Ай башында күпьеллык чәчәкләрне ача башларга кирәк.

* Бәрәңгене үрдерү өчен чыгарыр вакыт. 

* Үсентеләрне чыныктыра башлагыз.

* Җиләк-җимеш куакларын кисәргә, формалаштырырга кирәк.

* Ай азагында грунтка кыраулардан курыкмый торган берьеллык чәчәкләр (космея, күкчәчәк, тырнак гөл, кашкарый) чәчәргә була. Башка чәчәкләр (хәтта петунияне дә) турыдан-туры ачык грунтка чәчә аласыз. Әмма аларны, кыраулардан саклау өчен, пленка белән капларга туры киләчәк.   

* Тамыразыкларны кояшлы урынга утырталар. Яшел тәмләткечләр кояшлы урынны бик яратып бетерми. Аңа ярым күләгәле урында уңайлырак булачак.

* Кыяр орлыгының 2-3 ел сакланганын утырту яхшырак. Әгәр андый орлык булмаса, батарея янында 20-30 градуста тотыгыз.

* Фасоль, кыяр һәм томат хлорны яратмый. Аларга составында хлор булмаган ашлама кертергә тырышыгыз. Хлорлы су да аларны чирләтә.

* Төшле җиләк-җимешләргә (чия, слива, абрикос h. б.) төшен формалаштыру өчен известь кирәк. Агач hәм куакларның кәүсәләрен 1:1 исәбеннән кушылган балчык һәм известь катнашмасы белән агарту уңышны арттырырга ярдәм итәчәк. Известьне айга бер тапкыр 1 чиләккә 1 аш кашыгы кушып та сибәргә ярый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев