Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Помидорларда вершинная гниль булса...

Үзенең киңәшләрен тәҗрибәле бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина бирә.

Бу вируслы булмаган авыру үсемлеккә кальций җитмәгән очракта, һава торышы килешеп бетмәгәндә яки калийлы ашламалар (көл) артыграк сибелгән булса, барлыкка килә. 

Бәладән котылу өчен кальцийлы селитра ярдәмгә киләчәк. 

Яфракларына сиптерү өчен 10-15 грамм шушы катнашманы 10 литр суда эретеп сиптерәбез.

Төбенә сибү өчен 10 литр суга 2 грамм кушып, 1 төпкә 0,5 литр исәбеннән су сипкән кебек сибәбез яисә 10 литр суга 1 аш кашыгы ашлама кушып, яхшылап су сипкән төпкә – 0,5 литр салып чыгабыз.

Файдалырак булсын өчен ике ысулны да бергә кулланырга ярый, – дип аңлата бакчачы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев