Светлана Никитина: «Өемдә бер меңнән артык чәчәк үрентесе үстерәм» - ВИДЕО
Шәһәрдәшебез Светлана Никитинаның фатиры оранжереяны хәтерләтә. Аның бер бүлмәсендә тулысынча үрентеләр үсә. Аларның монда ниндиләре генә юк. Һәрберсе аерым савытка утыртылган, язуы да бар. Үрентеләрнең күпчелеге чәчәкләр. 800 төп петуниясе генә бар аның.
– Чәчәкләрне үлеп яратам мин. Бу мәхәббәт миңа әнидән күчте. Аның бакчасында нинди генә чәчәкләр юк иде: зур-зур лилияләр, пионнар, розалар һәм башкалар, – ди Светлана ханым.
Ул тумышы белән Томск өлкәсеннән. Светага 7 яшь тулгач, аларның гаиләсе Түбән Кама шәһәренә күченә. Мәктәпне бетергәч, Светлана Никитина медицина училищесын тәмамлый һәм 1988 елдан бирле бүгенгә кадәр шәһәребезнең 9нчы шифаханәсендә шәфкать туташы булып эшли.
– 40 яшьләр тирәсендэ минем бакча аласым килде. Эзли торгач, «Искра»да алдык. Ул вакытта мин бакча эшен гел белми идем. Күршеләргә кереп, аларның бакчаларының матурлыгына сокланып чыга идем, ә минем бөтен утырткан әйберем үлә барды, – ди Светлана Николаевна.
Бер-ике ел шулай интеккәч, Светлана ханым бакчачылык буенча махсус әдәбият укып, өйрәнә башлый. Ничек кенә өйрәнә әле! Элек үзе киңәш сорап кергән күршеләре хәзер Светланадан өйрәнергә керәләр. Аның белмәгәне юк. Аеруча петунияләрне оста үстерә. «Алар белән мин өченче ел маташам. Пандемия башлангач, өйдә тик утырмас өчен, үземә шул шөгыльне таптым. Башта үстерә алмадым, интектем. Петунияләрне үстерергә читен, чөнки алар нәзберек, күп үләләр, ләкин серенә төшендем», – дип ул укычыларыбыз белән тәҗрибәсен уртаклашты.
– Петунияләр үстерүнең үз технологиясе бар. Аны утырту белән пленкасын көн дә ачып, җилләтергә кирәк. Тишелеп чыккач, пленкасын ачып, ясалма кояш астына утыртам. Алар утсыз үсми, шуң күрә төнге икегә кадәр утым янып тора, – ди Светлана Никитина.
Быел ул шуның өчен ике озын ультрашәмәхә лампа алган.
– Әзрәк үскәч, үсентеләрнең һәрберсен зуррак савытка күчереп утыртам. Бу вакытта аларны азот, калий, фосфор кебек ашламалар белән тукландырам. Фосфор – тамырлары нык булсын, калий – яфраклары матур һәм яхшы чәчәк атсын өчен кирәк. Тик минераль ашламалар белән артык мавыгырга ярамый, – ди Светлана Николаевна.
Ул ашламаларны кибеттән ала.
Светлана ханым Валентина, Карусель, Махровый, Любовь, Огонь, Бархат сортлы петунияләргә өстенлек бирә. Ул 200 төп виола, Анютины глазки, Гипсофила, Лобулярия кебек чәчәк үрентеләре дә утырта. Бакчасында 30 төп роза чәчәге, лилия, гортензия, бархатцы, ромашка һәм башка бик күп матур чәчәкләр үсә.
– Матурлыкны бик яратам, шуның өчен тырышам да. Барысын да бала караган кебек карыйм. Чәчәкләргә наз, җылылык һәм мәхәббәт кирәк. Эштән кайткач, чәчәкләрем янына керәм, һәрберсе белән сөйләшәм, аларны дәвалыйм һәм алар тереләләр, – ди ул.
Суны касәгә салып, аннан грушага алып, һәрберсенең төбенә әкрен генә сибеп чыга ул. «Болай итмәсәң, алар үләләр. Артык су да аларны үтерә. Су хлорлы булырга тиеш түгел», – ди ул.
Әбисенең тырышлыгын күреп, 6 яшьлек оныгы Виолетта да лабелия чәчәге утырткан.
– Миңа килгәч, «әби, син аларга су сиптеңме?» – дип сорый ул. Аныкылар аерым утыртылган. Савыт кырыенда наклейкасы да бар. Беләсезме, лабелияләр нинди матур булып үсәләр! Аларны петунияләр савытының бер кырыена утыртырга кирәк. Алар матур булып, савыт кырыеннан төшеп торачак, – ди Светлана Николаевна.
Светлана Никитина орлыкны да үзе ясый. «Үз орлыгың икенче көнне үк тишелеп чыга, кибетнекеләр исә, бик нечкә һәм тиз үлүчән була, – ди ул.
Светлана Никитина үз бакчасына гашыйк. Аңа Төркия дә, Кырым да кирәкми. «Минем беркая барасым килми, көрәк тотып бакчамда ял итәм. Бу минем өчен иң яхшы ял», – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев