Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең бакча

Үсентеләрдә үлән бете булса

Бет өй шартларында кайдан килеп чыга?!

Гадәттә ул бүлмә гөлләреннән дә күчәргә мөмкин. Туфрактан чыгуы да ихтимал! Өйдә химик препаратлар куллана алмыйбыз. Бу очракта «Биотлин» препаратын тәкъдим итәбез. Яхшы эшли торган препарат ул. Үсемлекләрне эшкәрткәч, бүлмәне җилләтү таләп ителә. Өйгә бер кергәч, гөлләргә дә күчәргә мөмкин – игътибарлы булыгыз. Берьюлы барысын да эшкәртү кирәк. Бер генә тапкырда булышмаса, бер атнадан бу чараны тагын кабатларга була.

* Корткычларга каршы әче борыч та кулланып була. 100 грамм төелгән әче борычны 1 литр суга салып, талгын утта 30 минут кайнатырга. Суынганчы төнәтергә һәм 10 литр булганчы су кушарга. Төнәтмәне үсемлекләргә сиптерергә ярый. 
Әче борычтан гөблә, акканат, пәрәвез талпаны, башка корткычлар да курка. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев