Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Бер­дәм Дә­ү­ләт им­ти­хан­на­ры­на әзер­лә­нә­без: пси­хо­лог ки­ңәш­лә­ре

Чы­га­ры­лыш сый­ныф уку­чы­ла­ры өчен иң җа­вап­лы чор баш­лан­ды: егет һәм кыз­лар баш­ла­рын да кү­тәр­ми Бер­дәм дә­ү­ләт им­ти­хан­на­ры­на әзер­лә­нә. Бу зур сы­нау­ны ни рә­веш­ле стрес­сыз, бор­чу­лар­сыз, кү­ңел ты­ныч­лы­гы бе­лән үт­кә­рер­гә соң? Һәм го­му­мән бу мөм­кин­ме? Тү­бән­дә сүз шул хак­та.

Та­лия Сиб­га­тул­ли­на, 19 яшь:

- Мин БДИ­га әзер­лән­гән­дә дә, аны бир­гән­дә дә стресс ки­чер­дем. Тик мо­ны мин нор­маль ха­ләт дип уй­лыйм, чөн­ки им­ти­хан­нар ва­кы­тын­да ан­сыз бул­мый.  Лә­кин ми­нем пси­хик ха­лә­тем­не боз­ган ике оч­рак бул­ды. Җәм­гы­ять бе­ле­ме фә­не бу­ен­ча им­ти­хан би­рер­гә бер көн ка­ла ми­не еге­тем таш­ла­ды. Кич буе елап чык­тым, төн­лә дә ях­шы­лап йок­лый ал­ма­дым. Шун­лык­тан БДИ ва­кы­тын­да фи­кер­лә­рем чу­ал­ды. Эс­се­ны на­чар яз­дым, бал­ла­рым да бик тү­бән бул­ды.

Икен­че оч­рак инг­лиз те­ле фә­нен­нән им­ти­хан бир­гән ва­кыт­та бул­ды. Баш­ка укы­ту­чы­лар без­не БДИ­га әзер­лә­де­ләр, ә инг­лиз те­ле укы­ту­чы­сы без­гә бер­нин­ди яр­дәм күр­сәт­мә­де. Ми­ңа ре­пе­ти­тор­лар бе­лән шө­гыль­лә­нер­гә ту­ры кил­де. Мин, әл­бәт­тә, юга­ры бал­лар ту­рын­да хы­ял­лан­ма­дым да, тик бу ка­дәр тү­бән балл җы­яр­мын дип тә күз ал­ды­на да ки­тер­мә­гән идем.

Шун­нан соң ми­ңа бюд­жет уры­ны­на эләк­мә­я­чә­ген аң­ла­дым. Нәр­сә эш­ләр­гә дә бел­мә­дем, хәт­та үз-үзе­мә кул са­лу ту­рын­да да уй­ла­дым… Бу бик тә кур­кы­ныч һәм ял­гыш фи­кер. Бер­кай­чан да бу адым­га бар­ма­гыз! Им­ти­хан­нар – ул тор­мыш­ның бер эта­бы гы­на. Юга­ры бе­лем алу өчен, әл­бәт­тә, баш­ка мөм­кин­лек­ләр дә бу­ла­чак. 

На­и­лә Габ­дул­ли­на:

- Кы­зым бы­ел мәк­тәп­не тә­мам­лый, БДИ би­рер­гә әзер­лә­нә, нык дул­кын­ла­на. Бер­көн­не йок­лар ал­дын­нан: «Мин тә­мам ары­дым», - дип елап җи­бәр­де. Еш кы­на БДИ­ны би­рә ал­мам, дип үзен би­тәр­ли. Мин аңа ни­чек яр­дәм итә алам?

Ил­сө­яр Вә­лиул­ли­на:

- Кы­зым 10нчы сый­ныф­та укый. Ул һәр­ва­кыт БДИ­ны би­рә ал­мам дип бор­чы­ла. Нә­ти­җә­дә, аның кү­ңе­лен бор­чу, кур­ку хи­се би­ләп ал­ды, ул тор­мыш ямен югалт­ты. Ки­нәт ке­нә елап җи­бә­рер­гә дә мөм­кин. Мин аның өчен кур­кам, үзе бе­лән бе­рәр нәр­сә эш­лә­мә­сә ярар иде дип бор­чы­лам. Кич­тән ул ни­дер ят­лар­га ты­ры­ша, тик ир­тән­гә ин­де бер­нәр­сә дә хә­тер­лә­ми. Хә­зер ул үзен: “Мин бул­дык­сыз, мин­нән бер­нин­ди дә фай­да юк”, - дип би­тәр­ли.  Ми­ңа бе­рәр ки­ңәш би­ре­гез­че. Кы­зым­ның ту­лы­кан­лы тор­мыш бе­лән яшә­вен те­лим.

Әти-әни­ләр­не, уку­чы­лар­ны ты­ныч­лан­ды­рыр өчен без юга­ры ква­ли­фи­ка­ци­я­ле пси­хо­лог Ру­зия Са­фи­на бе­лән әң­гә­мә кор­дык:

- Ру­зия Фат­ху­лов­на, бү­ген­ге көн­дә БДИ «стресс» сү­зе­нең си­но­ни­мы­на әй­лән­де. Мон­нан ни­чек ни­чек ко­ты­лырг, бу­ла?

- Бер­дәм дә­ү­ләт им­ти­ха­ны 11нче сый­ныф уку­чы­ла­ры өчен мәк­тәп тор­мы­шы­ның мө­һим һәм тө­гәл­лә­ү­че эта­бы бу­лып то­ра. Им­ти­хан нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча юга­ры уку йор­ты­на ка­бул итә­ләр. Әйе, БДИ­га әзер­лән­гән­дә һәм аны тап­шыр­ган ва­кыт­та ба­ла­лар­да стресс бар­лык­ка ки­лә. Стресс – ул төр­ле экст­ре­маль си­ту­а­ци­я­ләр ар­ка­сын­да бар­лык­ка кил­гән бил­ге­ле бер пси­хик ха­ләт. Һәр ке­ше аны үзен­чә үт­кә­рә. Бер як­тан ка­ра­сак, стресс ке­ше­гә этәр­геч би­реп, уңай як­тан тә­э­сир итәр­гә, икен­че як­тан – ке­ше­нең ру­хи ха­лә­те­нә на­чар йо­гын­ты ясар­га мөм­кин. Им­ти­хан­нар­га әзер­лән­гән­дә стресс­ка ни­чек би­реш­мәс­кә ди­гән­дә, ба­ла­ның әле­ге сы­нау­лар­ны ни­чек ка­бул итү­ен ачык­лар­га ки­рәк. Баш ми­е­нең эш­чән­ле­ге ту­рын­да сөй­лә­сәк, мон­да дө­рес тө­зел­гән ней­роп­си­хо­ло­гик кар­кас бу­лу һәм ре­сурс­лар­ны дө­рес итеп бү­лү мө­һим.

- Чы­га­ры­лыш сый­ныф уку­чы­ла­ры­на нин­ди ки­ңәш­ләр би­рер иде­гез? Ма­те­ри­ал­ны тиз ис­тә кал­ды­ру алы­мы бар­мы?

- Иң бе­рен­че чи­рат­та им­ти­хан­нар­га ал­дан әзер­лә­нү мәҗ­бү­ри. Мо­ның өчен әти-әни­ләр уку елы ба­шын­нан ук үз ба­ла­сы­ның сә­ла­мәт­ле­ген тик­шер­тер­гә ти­еш. Әгәр ба­ла­гыз­да бе­рәр төр­ле авы­ру бар икән, бу ту­ры­да им­ти­хан­нар өчен җа­вап­лы бул­ган ке­ше­ләр­гә һич­шик­сез хә­бәр итәр­гә ки­рәк. Мон­дый ба­ла­лар­га про­фи­лак­тик ча­ра­лар үт­кә­рү мәҗ­бү­ри, пси­хо­ло­гик як­тан алар­ны ал­дан әзер­ләр­гә ки­рәк. Укы­ту­чы­лар үз чи­ра­тын­да уку­чы­лар­ны ты­ныч­лан­ды­рыр­га, алар­ның бул­ган бе­лем­нә­ре­нә ыша­ныр­га һәм өй­рән­гән ма­те­ри­ал­ны да­и­ми ка­бат­лап то­рыр­га  ти­еш.  

- Әти-әни­ләр­гә ба­ла­ла­ры­на дө­рес итеп ни­чек яр­дәм итәр­гә?

- Бе­рен­че чи­рат­та, бер­кем­не дә га­еп­лә­мә­гез: укы­ту­чы­лар­ны да, мә­га­риф ми­нис­тр­лы­гын да, мәк­тәп­не дә. Ба­ла­ның фи­зик һәм пси­хик үсе­ше өчен ба­ры тик әти-әни ге­нә җа­вап­лы. Әл­бәт­тә, им­ти­хан­нар­га әзер­лә­нер өчен ба­ла­га бар­лык шарт­лар­ны да ту­ды­рыр­га ки­рәк. Өй­дә ты­ныч­лык бул­ды­ру, ба­ла­га яра­ту­ны, кай­гыр­ту­ны күр­сә­тү, аны аң­лау, ка­бул итү, уку уры­нын әзер­ләү – ба­ры­сы да мө­һим. Әти-әни­ләр ба­ла­ның көн­дә­лек ре­жи­мын, дө­рес тук­ла­ну­ын да тә­э­мин итәр­гә ти­еш. Әл­бәт­тә, яр­сы­ту­чы фак­тор­лар­ны да бул­дыр­мас­ка ки­рәк. Мон­да сүз шау-шу­лы күр­ше­ләр, ку­нак­лар, эне-се­ңел­ләр ту­рын­да ба­ра.

- Әй­тик, уку­чы им­ти­хан­нар ва­кы­тын­да юга­лып кал­ды, ди. Бу ва­кыт­та ниш­ләр­гә?

-  Мон­дый хәл­ләр күп оч­рак­та ях­шы әзер­лән­гән һәм бө­те­не­сен дә ях­шы бел­гән уку­чы­лар бе­лән бу­ла. Бу ва­кыт­та дө­рес су­лар­га ки­рәк: ту­лы күк­рәк бе­лән су­лыш алыр­га һәм әк­рен ге­нә һа­ва­ны чы­га­рыр­га. Мо­ны биш тап­кыр ка­бат­лар­га ки­рәк. Бу алым нерв ки­е­рен­ке­ле­ген бе­те­рә, шул ук ва­кыт­та кан­ны кис­ло­род бе­лән дә ба­е­та, ди­мәк, баш мие эшен дә ях­шыр­та.

Әгәр дә кау­шый­сыз яи­сә сез­дән кур­ку хи­се бар­лык­ка кил­сә, әк­рен ге­нә су­ла­гыз – бу ты­ныч­лан­ды­ра.

Ки­не­зи­о­ло­гик кү­не­гү­ләр дә ор­га­низм­ны бу ха­ләт­тән кот­ка­ра ала. Маң­гай сө­я­ге­нең ике ягы­на да баш бар­мак­ны ку­еп то­рыр­га ки­ңәш ите­лә. Бу алым баш ми­е­нең эш­чән­ле­ген ях­шыр­та.

Үзем им­ти­хан­нар оеш­ты­ру­да кат­на­шу­чы бу­ла­рак, шун­дый хәл­не кү­зәт­кә­нем бул­ды: уку­чы­лар шо­ко­лад алып ки­леп, аны бер сә­гать эчен­дә ашап та бе­те­рә­ләр. Бу дө­рес тү­гел, чөн­ки аның сос­та­вын­да ко­фе­ин бар. Күп шо­ко­лад аша­дым, бу ми­нем баш ми­е­нең эш­чән­ле­ген ях­шыр­тыр ди­гән фи­кер дө­рес тү­гел. Аның бер-ике шак­ма­гы да җи­тә, чөн­ки аңар­да җи­тәр­лек кү­ләм­дә глю­ко­за бар.

Йом­гак­лап шу­ны әй­тә­сем ки­лә: БДИ ту­рын­да күп бә­хәс­лә­шә­ләр, кай­бе­рә­ү­ләр аны бе­те­рер­гә ки­рәк дип са­ный, икен­че­лә­ре мо­ны уй­лап тап­кан ке­ше­ләр­не га­еп­ли­ләр. Ми­нем­чә, мон­да кем­не­дер га­еп­ләр­гә ки­рәк­ми, ки­ре­сен­чә, ты­ныч­ла­ныр­га ки­рәк. Им­ти­хан кө­не ал­дын­нан бө­тен бул­ган ма­те­ри­ал­ны ят­лар­га, аны ис­тә кал­ды­рам дип ты­ры­шыр­га, тө­не буе укыр­га ки­рәк­ми. Рә­хәт­лә­неп ван­на ке­ре­гез, ты­ныч­лан­ды­ра тор­ган чәй­ләр эчәр­гә ярый. Кич­кә та­ба нык ашар­га ты­рыш­ма­гыз, ир­тән­ге ашы­гыз да җи­ңел­чә ге­нә бул­сын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт