4 июнь 2021 яңалыклары
-
Шәһәрдәшебез Илнур Зәкәринның Олимпия уеннарының Россия җыелма командасына эләгүе бар
Велоспортчы И.Зәкәрин Токиода үтәчәк Олимпия уеннарының Россия җыелма командасы составында булыр дип көтелә.
-
Стрессны җиңәргә ярдәм итә торган ысуллар
Стресстан ничек котылырга белмисезме? Хәзер җиңәбез аны! 4 ысулын тәкъдим итәбез!
-
Татарстанда көчле җил булыр дип көтелә
ТРда төньяк-көнчыгыштан секундына 15-18 метр тизлектә булган салкын көчле җил булуы ихтимал.
-
Россиядә ковид-пневмонияне дәвалау өчен яңа препарат барлыкка килде
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус авыруын катлауландыра торган пневмонияне дәвалау һәм профилактикалау өчен «Лейтрагин» дип аталган ингаляция препаратын теркәде. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.
-
Хәйрия акциясе кысаларында балаларга бәйрәм бүләк иттеләр
«Домкор Индустрия» компаниясе хезмәткәрләре «Асылташ» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балаларга һәм Яр Чаллы шәһәренең Балалар йорты сабыйларына хәйрия акциясе оештырдылар. Әлеге чара шәһәр Советы депутаты Рөстәм Гайнуллов башлангычы белән үтте.
-
“Шәһри Чаллы” газетасын бүләкләделәр
Бүген “Шәһри Чаллы” газетасы редакциясенә РФ Пенсия фондының Яр Чаллы бүлеге башлыгы, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов килде.
-
Шәһәрдәшләребезнең торак йортларына вакытыннан алда кайнар су бирә башладылар
Вакытыннан алда кайнар суны 19, 14 комплексларга, шулай ук 17, 18, 21, 45 комплексларның кайсыбер торак йортларына бирә башладылар.
-
Шәхси күргәзмә эшли башлады
Шәһәребезнең Экология һәм табигать музеенда “Кабатланмас Алтай” исемле фотолар һәм картиналардан торган шәхси күргәзмә эшли башлады.
-
Россия Президенты Владимир Путин прививка ясатырга өнди
Президент вакцинациянең мөһимлеген искәртте һәм ил халкын яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясатырга өндәде.
-
Пушкин көне бәйрәмендә теләге булганнар 19 гасыр киемнәре киеп, фотога төшә алды (+фотолар)
Шәһәребезнең Муса Җәлил исемендәге Үзәк шәһәр китапханәсе яны мәйданчыгында «Шәһәрдә Пушкин» дип исемләнгән акция оештырылды. Бу турыда алданрак газетабыз сайтында хәбәр иткән идек.
-
Бүген ЗЯБ бистәсенең “Әбүзәр” мәчете территориясендә хәләл ярминкә оештырылды (+фотолар)
Бүген, 4 июнь көнне, сәгать 10нан алып 15 сәгатькә кадәр “Әбүзәр” мәчете территориясендә беренче җәйге хәләл ярминкә оештырылды. Урынга хәбәрчебез чыгып кайтты.
-
Пилотсыз машиналар җитештереләчәк
«Камаз» заводы М-11 Мәскәү — Санкт-Петербург трассасы өчен пилотсыз автомобильләр җитештерәчәк.
-
Бердәм Дәүләт имтиханнарына әзерләнәбез: психолог киңәшләре
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен иң җаваплы чор башланды: егет һәм кызлар башларын да күтәрми Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнә. Бу зур сынауны ни рәвешле стрессыз, борчуларсыз, күңел тынычлыгы белән үткәрергә соң? Һәм гомумән бу мөмкинме? Түбәндә сүз шул хакта.
-
Бүген Чаллыда Пушкин көнен билгеләп үтәчәкләр
Россиядә Пушкин көннәре һәм Рус теле көне кысаларында шәһәребезнең Муса Җәлил исемендәге Үзәк шәһәр китапханәсе яны мәйданчыгында «Шәһәрдә Пушкин» дип исемләнгән акция оештырыла. Чара бүген, 4 июньдә, сәгать 10да үтә.
-
Бүген “Азатлык”та урам музыкасы фестиваленең ачылыш кичәсе үтә
Бүген, 4 июнь көнне, шәһәребезнең “Азатлык” мәйданында урам музыкасы фестиваленең 3нче сезоны ачылышы үтә.