3 июнь 2021 яңалыклары
-
Иршат Бариев: "Профсоюз – кешеләрнең тормышына битараф булмаганнар төркеме"
Иршат Әзгар улы ТЭЦка 1990 елда слесарь булып эшкә урнаша. Актаныш районының Пучы авылында туып-үскән эш сөючән егет ярты елдан – мастер, бер елдан өлкән мастер дәрәҗәсенә күтәрелә. Бераз вакыт узгач химия цехының әйдәп баручы инженеры, аннары цех җитәкчесе урынбасары итеп куялар. Ул берүк вакытта әлеге цехның профсоюз комитетын да җитәкли. 2009 елда ярдәмчел, җитәкчеләр белән бергә хезмәткәрләрнең мәнфәгатьләрен кайгырткан Иршат Бариевны ТЭЦның профсоюз комитеты җитәкчесе итеп куялар. Шушы көннәрдә аңа 60 яшь тулды. Иршат Әзгарович белән әңгәмәбез ТЭЦтагы хезмәт юлын искә алу белән башланып китте.
-
Бакчада иң кирәге – су. Редакциябезгә борчылып шалтыраттылар
“Уңышсыз калабыз бит. Кайчан бездә су булыр инде?” дип борчылып шалтыраттылар безнең редакциягә аэропорт янында урнашкан “Дубрава” бакчачылык ширкәтеннән. Биредә 680 участокның 310ында гына хуҗалары бар. Калганнары –ташландык.
-
Тәҗрибә уртаклашырга - Түбән Камага
Чаллының территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләре (ТИҮ) Татарстан Республикасы ТИҮләре конференциясендә катнашты. Ул Түбән Кама шәһәрендә узды.
-
3 июнь көнне шәһәребездә җилле һава торышы көтелә
1-7 июнь көннәрендә Татарстан Республикасында урыны белән урманнарда югары дәрәҗәдәге пожар, ә көнчыгыш чикләрендә исә аеруча да куркыныч дәрәҗәдәге пожар куркынычы булу саклана.