3 июль 2017 яңалыклары
-
Гадәттән тыш хәл игълан ителелергә бик мөмкин
Көн дә яуган яңгырлар аркасында Башкортстанның 11 районында гадәттән тыш хәл игълан ителде. Республика авыл хуҗалыгы министрлыгы белдерүенчә, чәчүлекләргә зыян килгән, быел мул уңышка өмет юк. Җир дымга туйган, басулар урыны-урыны белән су астында ята. Татарстанда да гадәттән тыш хәл игълан ителергә бик мөмкин, чөнки ике республика да бер үк...
-
Аскы иренен буяп, өскесен буямаган кыз кебек - министр элмә такталардагы хаталар турында
(Казан, 3 июль, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Сәрия Мифтахова). Телләр турындагы законны үтәмәүчеләрне җәзага тартырга кирәк. Татарстан Дәүләт Советында узган мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың баш педагогы Энгель Фәттахов әнә шулай чараларны катгыйлатырга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, дәүләт оешмаларында эшләүчеләр ике дәүләт телен дә белергә тиеш. Урам исемнәре,...
-
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы: Муниципальара маршрутларда төнге рейслар юк
(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Татарстанда муниципальара маршрут хәрәкәтләре вакытында куркынычсызлык чаралары булдырылган. Бу хакта «Татар-информ»га Зәй районы янындагы кичәге юл һәлакате белән бәйле рәвештә, республика Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр иттеләр. «Куркынычсызлык чаралары күптән күрелә. Барлык автобусларда ГЛОНАСС системасы урнаштырылган. Диспетчер үзәге бар, ул автобус хәрәкәтен контрольдә тота. Әгәр...
-
Мөмкинлекләре чиклеләргә – Сабан туе
7 июльдә Ипподромда физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләр өчен Сабан туе уздырыла. Милли бәйрәм 11 сәгатьтә башланып китә. Биредә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгыш ясый. Төрле ярышлар оештырыла. Шулай ук төрле үлчәү категорияләрендә милли көрәш тә булачак. Призлы урыннар алучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Чаллының иҗат коллективлары, артистлар чыгышы да бәйрәмгә килүчеләр күңеленә...
-
Татарстан Премьер-министры Зәй һәлакәте турында мәгълүматларны җиткерде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, фаҗига урынында булып, Зәй һәлакәте мәгълүматларын җиткерде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Аның сүзләренчә, пассажир автобусында 29 кеше булган (28 пассажир һәм автобус йөртүчесе). "КАМАЗ" йөк машинасы автобусны бәрдергәч, 14 кеше һәлак булып, 15е төрле җәрәхәтләр алган. 12 кеше хастаханәгә озатылган. 5се табиблар...
-
Чаллыда егетләр армиягә теләп бара башлаганнар
Язгы чакырылыш дәвам итә. 1-2 июль көннәрендә Чаллыдан армия сафларында хезмәт итәргә 397 үсмерне озаттылар. Бу хакта шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәдә хәрби комиссар Рәшид Ильясов хәбәр итте. Аларның күбесе Чаллы шефлык иткән Кара диңгез флотына, Президент полкына җибәрелде. Чаллы егетләрне армиягә озату планын ел саен арттырып үти. Язгы чакырылышта да...
-
Кичке уенга килегез!
Мәдәният идарәсе "Эврика" үзәге белән берлектә "Кичке уеннар"ны башлап җибәрде. Биредә "Пар табышлы", "Өчле уен", "Мәче белән тычкан" уеннары оештырылды. Кич буена татар җырлары яңгырады. Киләсе чара 12 июльдә була.
-
«Ростелеком» WannaCry һәм Petya вирусларына каршы тора алган
«Ростелеком» Petya һәм WannaCry вируслары модификацияләренә каршы тора алган. Белүегезчә, бу вируслардан Россиядә бик күп оешмалар зыян күрде. Төп зарарлау векторы буларак хакерлар тараткан «фишинглы» хатлар тора. Хатны ачу белән вирус компьютер һәм корпоратив челтәрне зарарлый. «Ростелеком» бу атакаларга каршы тору максатыннан клиентлары өчен яңа проект тәкъдим итә: махсус программа...