Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы: Муниципальара маршрутларда төнге рейслар юк

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Татарстанда муниципальара маршрут хәрәкәтләре вакытында куркынычсызлык чаралары булдырылган. Бу хакта «Татар-информ»га Зәй районы янындагы кичәге юл һәлакате белән бәйле рәвештә, республика Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр иттеләр. «Куркынычсызлык чаралары күптән күрелә. Барлык автобусларда ГЛОНАСС системасы урнаштырылган. Диспетчер үзәге бар, ул автобус хәрәкәтен контрольдә тота. Әгәр...

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Татарстанда муниципальара маршрут хәрәкәтләре вакытында куркынычсызлык чаралары булдырылган. Бу хакта «Татар-информ»га Зәй районы янындагы кичәге юл һәлакате белән бәйле рәвештә, республика Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр иттеләр.

«Куркынычсызлык чаралары күптән күрелә. Барлык автобусларда ГЛОНАСС системасы урнаштырылган. Диспетчер үзәге бар, ул автобус хәрәкәтен контрольдә тота. Әгәр дә автобус йөртүче тизлеген арттырса, аңа диспетчер шалтыратып, кисәтү ясый. Шәһәрара рейсларга икешәр йөртүче чыга. Барлык машина йөртүчеләр дә инструктаж һәм тикшерү уза», - дип сөйләделәр министрлыкта.

«Автобуслар муниципальара маршрутлар буенча 23.00 сәгатькә кадәр йөри, төнге рейслар юк», - дип белдерделәр идарәдә.

Искәртеп узыйк, кичә, 2 июль көнне, 00.37 сәгатьтә Зәйдән Әлмәт ягына чыгу юлында «Неоплан» пассажир автобусы белән «КамАЗ» йөк машинасы бәрелешә. Бәрелешүдән соң "Самара-Ижау" шәһәрара автобусы кюветка әйләнеп төшә һәм яна башлый. Һәлакәт нәтиҗәсендә 14 кеше үлә һәм 14 кеше зыян күрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев