Гадәттән тыш хәл игълан ителелергә бик мөмкин
Яңалыклар тасмасы

Гадәттән тыш хәл игълан ителелергә бик мөмкин

Көн дә яуган яңгырлар аркасында Башкортстанның 11 районында гадәттән тыш хәл игълан ителде. Республика авыл хуҗалыгы министрлыгы белдерүенчә, чәчүлекләргә зыян килгән, быел мул уңышка өмет юк. Җир дымга туйган, басулар урыны-урыны белән су астында ята. Татарстанда да гадәттән тыш хәл игълан ителергә бик мөмкин, чөнки ике республика да бер үк...

Көн дә яуган яңгырлар аркасында Башкортстанның 11 районында гадәттән тыш хәл игълан ителде. Республика авыл хуҗалыгы министрлыгы белдерүенчә, чәчүлекләргә зыян килгән, быел мул уңышка өмет юк. Җир дымга туйган, басулар урыны-урыны белән су астында ята.

Татарстанда да гадәттән тыш хәл игълан ителергә бик мөмкин, чөнки ике республика да бер үк һава торышы саклана.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев