3 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Ябыгырга теләсәң...
АКШның Миннесота университеты галимнәре гөмбәнең ябыгырга теләүчеләр өчен иң шәп ризык икәнен ачыклаганнар. Алар үзләре теләк белдергән берничә кешене җыеп, аларны нигездә ит һәм гөмбә белән сыйлаганнар. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, гөмбә ашаган кешеләрдә туклыклылык хисе шактый озакка барган, ә ит ашаганнарның тамаклары тиз ачкан. Өстәвенә, әбәдкә ит ризыклары сайлаганнар гөмбә сайлаганнарга...
-
Чаллыда ике бертуган 200 мең сумлык мотоцикл урлаган
Чаллыда ике бертуган 200 мең сумлык мотоцикл урлаган, дип хәбәр итә «Челнинские известия». Мотоциклны Чаллы кешесе запас частьләрдән үзе җыйган була. 24 һәм 29 яшьлек егетләрне яшәгән урыннары буенча - Ульяновск өлкәсендә "кайнар эз"дән кулга алалар.
-
Чаллы имам мөхтәсибе янгын сүндерүчеләр идарәсендә булды
26 октябрьдә Чаллы имаммөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин шәһәрнең МЧС идарәсенең офицерлар составы белән очрашты һәм Ислам диненең гомумкешелек кыйммәтләре турында әңгәмә үткәрде. Аның барышында Исламча яшәү рәвеше, хәләл туклану, Исламның террорчылыкка һәм экстремизмга карата мөнәсәбәте һ.б. мәсьәләләр күтәрелде. Әлфәс хәзрәт әңгәмәдән соң идарәнең материал базасы, яңа техника үрнәкләре белән танышты,...
-
Суфиялар популяр
Быел планетадагы иң популяр хатын-кыз исеме - София. Дөньядагы билгеле тикшерүче Лаура Уоттенберг шундый нәтиҗәгә килгән. Уттенберг 48 дәүләттәге яңа туган балалар исемнәрен анализлаган һәм бу исемнең Русиядә, Италиядә, Швейцариядә, Словениядә, Мексикада, Эстониядә, Аргентинада һәм Чилида лидерлар исәбендә булуын билгеләгән.
-
Татарстанның барлык мәчетләрендә халыклар бердәмлеге турында вәгазь укыла
Бүген Татарстанның барлык мәчетләрендә җомга намазларында дәүләт бәйрәменә - Халыклар бердәмлеге көненә багышланган вәгазьләр укылачак. Имамнар мәхәллә әһелләрен халыкларның эчке хәвефкә каршы бердәм көрәшне символлаштыра торган әлеге истәлекле көн белән тәбрик итәчәк һәм мөнбәрләрдән халыклар бердәмлеге һәм дуслыгының, Россия территориясендә татулыкны һәм тынычлыкны саклауның әһәмияте турында үгет-нәсыйхәт сүзләре яңгыраячак.