Татарстанның барлык мәчетләрендә халыклар бердәмлеге турында вәгазь укыла
Бүген Татарстанның барлык мәчетләрендә җомга намазларында дәүләт бәйрәменә - Халыклар бердәмлеге көненә багышланган вәгазьләр укылачак. Имамнар мәхәллә әһелләрен халыкларның эчке хәвефкә каршы бердәм көрәшне символлаштыра торган әлеге истәлекле көн белән тәбрик итәчәк һәм мөнбәрләрдән халыклар бердәмлеге һәм дуслыгының, Россия территориясендә татулыкны һәм тынычлыкны саклауның әһәмияте турында үгет-нәсыйхәт сүзләре яңгыраячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев