5 февраль 2021 яңалыклары
-
Марат Мухин: “Мин модадан артта калдыммы әллә?”
Аигел исемле җырчы “Пыяла” җыры белән “Вечерний Ургант” тапшыруында катнашканнан соң, танылган аранжировка остасы, композитор, музыкант Марат Мухин: “Мин модадан артта калдыммы әллә?” - дип җырга һәм җырчыга карата канәгатьсезлеген белдерде.
-
Тракторчы блогер Василий Иванов: "Бу эшне башлагач, туктатырга ярамый"
Татар блогерларының күбесе татар телен популярлаштыруда зур өлеш кертә. Шушы мөһим һәм җаваплы хезмәтне барлау, бәяләү максатыннан "Блогер. Татар” дип исемләнгән һөнәри блогерлар бәйгесе оештырылды.
-
Ашау – байдан, үлем – Ходайдан
Мохтаҗ кешеләргә дәүләт азык-төлек белән ярдәм итәчәк икән. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ил Хөкүмәтенә шундый тәкъдим юллаган.
-
Халык санын алу тагын күчерелә
Бөтенроссия халык санын алу вакыты икенче тапкыр күчерелә: бу юлы инде 2021 елның апреленнән – сентябрьгә. Россия Хөкүмәте шушы җәһәттән тиешле карар кабул иткән. Җанисәп инде узган елда ук үткәрелергә тиеш иде. Әмма ул коронавирус пандемиясе аркасында агымдагы елның апреленә күчерелде.
-
Вероника - Россиянең бөек кешесе
22 февральдә Мәскәүдә “Россиянең бөек кешеләре” премиясен тапшыру тантанасы була. Әлеге чараны оештыручылар әйтүенчә, илебездә талантлы, акыллы, үсешкә омтылучы кешеләр бик күп. “Без алар һәм аларның талантлары, уңышлары турында күбрәк кеше белергә тиеш дип уйлыйбыз.
-
«Шагыйрь-герой Муса Җәлил» Халыкара әдәби конкурсы Монголиядә уза
8 — 25 яшь аралыгындагы катнашучылар шагыйрьнең бер шигырен биш минутка якын видеога яздырып җибәрергә тиеш.
-
Ләйлә Мөхәммәтҗанова татар орнаментына гашыйк булуын, ирләр өчен дә милли футболкалар ясарга теләвен әйтте
Инглиз теле мөгаллиме милли футболкалар ясый: «Татар бизәген бренд итәсем килә».
-
Тинчурин театрының тамашачыны заманча татар драматургиясе белән таныштыра торган «Әсәр. Тамашачы. Сәхнә» проекты эшли
Тинчурин театрында Хәбир Ибраһим әсәре укылгач актерлар белән тамашачы фикере бүленде.
-
Татар костюмы бәйрәме Омскида узачак
Бәйрәм 6 февральдә булачак.
-
Рафаэль Юнысов шәһәр башлыгын предприятие эшчәнлеге белән таныштырды
"Чаллы икмәге" коллективы шәһәр хакиме белән очрашты
-
Җылылык өчен компенсацияне кемгә көтәргә?
Шәһәр хакиме декабрь ае өчен түләүләр яңадан исәпләнәчәген шәрехләде.
-
Уфадагы яшьләр сараена Вәсилә Фәттахованың ире исеме бирелүен тели
Бу — шәһәрнең төп концерт мәйданчыгы. Вәсилә исеме бирелсә, аның исеме яшәр иде, диде ул.