Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Вероника - Россиянең бөек кешесе

22 февральдә Мәскәүдә “Россиянең бөек кешеләре” премиясен тапшыру тантанасы була. Әлеге чараны оештыручылар әйтүенчә, илебездә талантлы, акыллы, үсешкә омтылучы кешеләр бик күп. “Без алар һәм аларның талантлары, уңышлары турында күбрәк кеше белергә тиеш дип уйлыйбыз.

Премиянең барлык номинантлары "Безнең заманнынң хәзерге геройлары" дигән китапка кертеләчәк", - диләр премияне оештыручылар.
Әлеге тантанага номинант сыйфатында шәһәрдәшебез Вероника Лазарева да чакырылган. Мотивацион оратор Ник Вуйчич кебек аны да язмыш күп сынады. Вероника кулларсыз һәм аякларсыз тугач, шактый вакыт ятимнәр йортында тәрбияләнде. Ятимнәр йортының ул чактагы җитәкчесе Әлфинур Зыятдинова аның талантын күреп, җырлатты. Шулай итеп кечкенә Верника зур сәхнәләрдә дә чыгыш ясый башлады. Аның чыгышын тамшачылар һәрвакыт алкышларга күмде.
Еллар узгач, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән аны тудырган әнисе үзенең гаиләсенә алды. Вероника мөмкинлекләрем чикле дип тормый, үзен төрле өлкәләрдә сынап карый. Тырыша, иҗат итә. Тырышлыкның нәтиҗәсе дә матур: ул күп тапкырлар вокал, рәсем ясау буенча бәйгеләрдә җиңде. “Татарстан энҗесе” бәйгесендә дә талантына жюрины гашыйк итте. Хәзер ул синтезаторда уйный, җырлый, ныклап музыка белән шөгыльләнә. Вероника “НеПоПолам” инклюзив музыкаль проектында катнаша. Киләчәктә дә юлында игелекле кешеләр очрап торсын, тырышлыгы матур нәтиҗәләр бирсен.

 

Зөлфия ИСЛӘЙЛЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация