Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татар костюмы бәйрәме Омскида узачак

Бәйрәм 6 февральдә булачак.

6 февральдә Омск Үзәк шәһәр китапханәсендә халык костюмнары һәм автор киеме коллекцияләре белән этнодефиле узачак.

Бөтендөнья татарлары конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «Халык мотивлары: татар милли костюмы» бәйрәмен «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы үткәрә. Әлеге оешма «Себер»татар милли-мәдәни автономиясе каршында эшләп килә.

Бәйрәм программасында: костюмнар тәкъдим итү, автор киемнәре коллекциясе, милли киемнәрдәге этноселфи һәм фотосессияләр, әдәбият күргәзмәсе, диелгән хәбәрдә. 

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев