5 октябрь 2016 яңалыклары
-
Илгиз Габдеракыйпов: «Күңел әлегә тынычлык таба алмый»
Илгиз Габдеракыйпов - Вәсилә Фәттахованың ире. Элек концертлар оештырып та йөри иде. Бүгенге көндә төзелеш өлкәсендә шәхси бизнесы бар. Вәсилә үлгәч ятим калган ике баласын әти-әнисе белән бергәләп тәрбияли. Илгиз белән без Вәсиләсез тормыш, ялгызлык ачысы һәм балалар тәрбияләү турында сөйләштек.
-
Коръәннең яңа нөсхәсе чыкты
Татарстан Диния нәзарәтнең Коръәнне өйрәнү бүлеге чит ил белгечләре белән берлектә изге китабыбызның яңа - дөньяви стандартларга туры китерелгән нөсхәсен әзерләде. Бу эш ике ел дәвамында алып барылды. Шушы көннәрдә изге китапны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим иттеләр. Ул 5 мең данә тираж белән дөнья күрде.
-
Балалар янында укытучы һаман яшәрә генә
Дөньяда нинди генә һөнәрләр юк. Әмма укытучы - иң хөрмәтлеләрнең берсе. Ул сабыйларны дөньяны танып белергә өйрәтә. Аларның сорауларына җаваплар эзләп табарга ярдәм итә. Балаларны гыйлемле, намуслы шәхесләр итеп тәрбияли. Бәлки, шуңа да аларны еш кына икенче әни дип тә атыйлар. Шәһәребезнең 21 нче мәктәбендә белем бирүче югары категорияле укытучы...
-
Укытучы бөек, изге исем!
Укытучы һәрберебезнең язмышында иң олугъ, хөрмәтле исемнәрнең берсе. Аларга тырыш хезмәтләре өчен зур рәхмәт. Нинди генә мактау сүзләре әйтелмәсен, ул алар өчен аз. Хөрмәткә, мактауга үтә лаеклылар бар. Үз эшен җаны-тәне белән яратып башкаручылар, булган көчләрен, вакытларын кызганмый, алны-ялны белми эшләүчеләр күп.
-
Спортчыларыбыз сынатмый
Шәһәрдәшебез Айгөл Евсеева пауэрлифтинг буенча Татарстан чемпионы булды. Ярышларда республикадан барлыгы 100дән артык спортчы катнашты. Айгөл беренче урынны яулады. Ярышларда катнашкан егетләребез икенче урынга чыкты. Әлмәт шәһәрендә исә Халыкара шахмат көне уңаеннан шахматта тиз уйнау буенча ачык ярышларда Яр Чаллы шахматчысы Руслан Габитов җиңү яулады.
-
Зөһрә СӘХӘБИЕВА: “Коръән кушканча яшәү – ике дөнья бәхетенә ирешүнең бердәнбер юлы”
Татарстанның халык артисты, газетабызның күптәнге, тугры дусты Зөһрә Сәхабиева-Бегичева ире, мәшһүр җырчы, Татарстанның халык артисты Хәйдәр Бегичевның исемен мәңгеләштерү, аның мирасын киләчәк буыннарга тапшыру юнәлешендә күп эш башкара.
-
Сукбайлар “Азатлык” мәйданындагы өйләргә ияләшкән
Яр Чаллы "Халык контроле"нә бер ханым Азатлык мәйданындагы бәйрәмнәр вакытында сәүдә өчен файдаланучы агач йортларны алып ташларга кирәк, дип мөрәҗәгать иткән. Өйләр буш торган арада анда бомжлар ишекләрен ватып кереп яшәп яталар, ди. Кайберләренең тәрәзәләре ватык.
-
Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре һәм ветераннар!
Укытучылар көне - безгә белем бирүче, күңел байлыгы һәм тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашучы бөек затларга олы хисләребезне белдерә торган матур бәйрәм.