Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коръәннең яңа нөсхәсе чыкты

Татарстан Диния нәзарәтнең Коръәнне өйрәнү бүлеге чит ил белгечләре белән берлектә изге китабыбызның яңа - дөньяви стандартларга туры китерелгән нөсхәсен әзерләде. Бу эш ике ел дәвамында алып барылды. Шушы көннәрдә изге китапны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим иттеләр. Ул 5 мең данә тираж белән дөнья күрде.

Презентациядә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин басманың барлык үзенчәлекләрен аңлатып, Изге Китап хакында дәрес уздырды дип әйтергә дә мөмкин. Мөфти сүзен яңа басманың тәүге битеннән башлады. "Без элек бабаларыбыз кулланган исемне калдырдык - Каләм Шәриф дип атадык, ягъни Аллаһ сүзе - хөрмәтле сүз. Яңа басма өчен уникаль шрифт эшләнде. Хәрефләр бер-берсенә кереп тормый, шуңа күрә Изге Китапны яңа укый өйрәнә башлаучыларга җиңел булачак. Моннан тыш хәрәкәләр барысы да бер рәткә төзелгән. Безнең иске китапларда һәрвакыт шулай язылган", - диде ул.

Ә дөньяви яки халыкара стандарт дигәндә нәрсә күз алдында тотыла соң? Биредә түбәндәге таләпләр үтәлүе мөһим: басма 30 җүзгә бүленгән, һәр җүз 20 биттән тора, һәр бит 15 юлдан тора, һәр җүз 4 өлешкә бүленгән, аятьләр бит ахырында тәмамлана. Камил хәзрәт әлеге таләпләрнең үтәлүе Коръәнне укырга, ятларга, истә калдырырга җиңеләйтә, шулай ук коръән хафизлар конкурсларында катнашканда мөһим дип аңлатты.

Шулай итеп яшь буын өчен дә бу басма әһәмияткә ия. Белгәнебезчә, Согуд Гарәбстаны, Төркия һәм башка илләрнең дөньяви стандартларга туры китереп нәшер ителгән басмалары бар. Хәзер исә халыкара үткәрелүче конкурсларда безнекеләр үзебез нәшер иткән Изге Китап белән катнаша ала дигән сүз. Чөнки конкурсларда шул-шул битләрдән укырга дигәндә, катнашучы үзебездә басылган Коръәннән укып күрсәтә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев