6 апрель 2020 яңалыклары
-
Үзизоляция вакытында үзеңне формада тоту ЫСУЛЫ (ВИДЕО)
Яшерен-батырын түгел, гадәти тормыш рәвеше алып барганда кемнәрдер фитнес-клубларга, спорт залына йөри иде. Әмма хәзер коронавирус аркасында аларга да ишекләр ябылды. Моңа карап кына өйдә ятып, артык авырлык җыярга димәгән бит. Спорт залын өйдә дә ясарга мөмкин. Фитнес-тренер Дания Хәйруллина һәркем эшли алырлык күнегүләр тәкъдим итә.
-
Кама политехника институтының элеккеге ректоры Әсфәндияр Хәйруллин вафат
Хәйруллин чорында фәнни-тикшеренү эшчәнлеге яңа дәрәҗәгә куела, академия галимнәреннән һәм предприятиеләрнең әйдәп баручы хезмәткәрләреннән комплекслы фәнни бригадалар төзелә.
-
ТР оперштабы тәүлек эчендә коронавирусның яңа очраклары нигә күп булуын аңлатты
Татарстанда соңгы тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның яңа очракларының күбесе төрле вакытта алынган анализларның нәтиҗәләре бер үк вакытта килеп җитүенә бәйле. Бу хакта ТР оператив штабының «Инстаграме»битендә бастырылган хәбәрендә әйтелә.
-
БМО: карантин шартларында өйдә көч куллану очраклары арта
БМО җитәкчесе Антониу Гутерриш дөнья илләре хөкүмәтләрен хатын-кызларны өйдә кыйналу һәм кыерсытулардан яклау чаралары күрергә чакырды.
-
"Бүгенгә өченче банка" - Илназ Баһны каен суы җыйганы өчен тәнкыйтькә тоттылар
Җырчы Илназ Баһ инстаграмда кызыклы фото урнаштырган. Бу фото интернетчылар арасында зур бәхәс тудырды.
-
«Мин кыз булып картайган бердәнбер кешедер, ләкин ирләрне күрәалмыйм!»
Минем кебекләр турында, йомшак кына итеп, “карт кыз” дип әйтәләр. Яшьтәшләрем инде әллә кайчан башлы-күзле булып беттеләр. Минем ике сеңелем, энемнең дә гаиләләре бар. Ләкин мин аларның тормышына кызыкмыйм. Рания белән Фәния – игезәкләр, ирдән бәхетләре дә игезәкләр сыман булды. Икесенең дә кияүләре эчәргә яратучы кешеләр булып чыкты. Башкаларныкы, читкә йөреп булса да, акча тапса, болар хатыннарыныкын туздыралар.
-
Пандемия вакытында Коръән ашлары уздырырга ярыймы?
Җир шарына чир таралды дип кенә, тормыш тукталмый. Кемдер үлә, икенчесе туа – исем кушарга кирәк, никах сәгате суга икән, мулла чакырабыз… Болар барысы да – дини йолаларга бәйле гамәлләр. Тик бүген вазгыять бөтенләй башка. Шуңа да күпләр аптырап кала: нишләргә? Бик вакытлы сораулар. Аларны без Түбән Кама муниципаль районының имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимовка бирдек.
-
Татарстанда чит ил машинасы йөртүчесе юл билгесенә килеп бәрелгән
«Тойота» машинасын йөртүче 37 яшьлек ир-ат идарәне югалтып, ут баганасына һәм юл билгесенә килеп бәрелгән, аннан юл кырыена төшеп киткән.
-
Коронавирус турында 5 сорауга 5 җавап
Казан дәүләт медицина университетының балалар йогышлы авырулары кафедрасы доценты, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Халит Хәертынов коронавирус инфекциясенә бәйле сорауларга туры эфирда җавап бирде.
-
Covid-19 коронавирусының өч өстәмә симптомы ачыкланган
Галимнәр фикеренчә, әлеге симптомнарга баш авырту, баш әйләнү һәм хәлсезлек керә.
-
Каен суын алучыларга штраф салачаклар
Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгында әйтүләренчә, каен суы алу ул – үсеп утырган агачка зыян китерү белән бер.
-
"Күпме тырышсак та, саклап калып булмады": Әнвәр Нургалиевның әнисе вафат булган
Башкортостанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның әнисе вафат булган. Бу хакта җырчы үз инстаграм сәхифәсендә язган.