Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Бүгенгә өченче банка" - Илназ Баһны каен суы җыйганы өчен тәнкыйтькә тоттылар

Җырчы Илназ Баһ инстаграмда кызыклы фото урнаштырган. Бу фото интернетчылар арасында зур бәхәс тудырды.

Барысына да фотодагы банка, дөресрәге банка эчендәге эчемлек сәбәпче.

Илназ Баһ бу көннәрдә каен суы җыеп кайткан. "Өченче банка инде, Аллага шөкер" дип яза ул фото астында. Әмма җырчының сөенечен уртаклашучылар бармак белән санарлык кына.

Ә менә сүгүчеләр - бихисап: "Каен суы алган өчен штраф дигән бит" "Каеннарны жәллә" "Каен елый, каен елый, Сулганга бөреләре. Каен суы димәгез сез, Ул аның күз яшьләре" "Рәнҗетмәгез сез аларны" дип яза укучылар.

Аларга Илназ Баһ: "Борчылмагыз, рәнҗеше сезгә төшми бит. Яраларын әйбәтләп ямап барабыз без аның" дип җавап биргән.    

 

 

 

Матбугат. ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев