Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда чит ил машинасы йөртүчесе юл билгесенә килеп бәрелгән

«Тойота» машинасын йөртүче 37 яшьлек ир-ат идарәне югалтып, ут баганасына һәм юл билгесенә килеп бәрелгән, аннан юл кырыена төшеп киткән.

Татарстанда чит ил машинасы йөртүчесе, идарәне югалтып, ут баганасына һәм юл билгесенә килеп бәрелгән, аннан юл кырыена төшеп киткән. Бу хакта "Татар-информ" га  Чаллыдан үз хәбәрчесе хәбәр итте.

5 апрельдә Тукай районындагы Чаллы – Боерган-Илбухтино трассасының беренче километрында, «Тойота» машинасы юл билгесенә һәм ЛЭП баганасына бәрелеп, кюветка төшеп киткән.

37 яшьлек чит ил машинасы хуҗасының машина йөртү стажы - 19 ел. Ир-ат 2019 һәм 2020 елның берничә аенда гына да юл хәрәкәте кагыйдәләрен җиде тапкыр бозган.

Юл-транспорт һәлакәтендә ул җәрәхәтләнгән. «Тойота» шоферы Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерелгән.

Фото: Валентин Кулагин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев