6 апрель 2022 яңалыклары
-
«Болгар» бию театрына – халыкара бәйге Кубогы
Фестиваль кысаларында шәһәребезнең «Болгар» бию театры 3 сәгатьлек концерт күрсәтте.
-
Тәрәзә төбендә лимон үстерә
КФУ укытучысы, шәһәрдәшебез Эльвира Әбдрәшитова тәрәзә төбендә лимон үстерә. «Лимонлап чәй эчтек. Хуш исе бөтен өйгә таралды. Лимон үстерү – матур да, файдалы да шөгыль», – ди ул.
-
Рифат Зариповка – музыкаль борчак
Татарстанның атказанган артисты Рифат Зарипов Казанда һәм Чаллыда яңа концерт программасын күрсәтә. Казандагы концертына нәфис сүз һәм пародия остасы Әбри Хәбриев тә килгән иде.
-
Сталинның туганы 16 млн сумнан колак каккан
Берничә көн элек 93 яшьлек Леонид Аллилуев исемле кеше полициягә мөрәҗәгать иткән. (Аның әнисе Сталинның икенче хатынының сеңлесе була.)
-
Мариупольдән күчеп китәргә мәҗбүр булганнарга ярдәм йөзеннән махсус кием-салым пункты ачылды
Чаллыга Украинаның Мариуполь шәһәреннән 297 кеше кайтты. 197 кешене «Жемчужина» санаториена һәм 100 кешене «КАМАЗжилбыт» кунакханәсенә урнаштырдылар. Күченүчеләрнең 144е – хатын-кызлар, 97се – ир-атлар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар – 10, ә мәктәп яшендәге балалар – 46.
-
QR-код ярдәмендә урлыйлар, имеш...
Казанда яшәүче бер ир-атка робот шалтырата. Аннары аны таныш түгел кеше белән тоташтыралар.
-
Чаллы артисткасының улы да артист булырга хыяллана
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисткасы Алсу Гыйльманова яңалыклары белән уртаклашты.
-
Нитрат күләмен ничек билгеләргә?
Нитратлар үсемлекләргә ашламадан гына түгел, туфрактан да эләгә. Җиләк-җимешләргә зыян китермичә, нитратлар кулланучының организмын агулый.
-
6 апрельгә һава торышы
6 апрельдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән яңгыр, юеш кар явачак.