Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мариупольдән күчеп китәргә мәҗбүр булганнарга ярдәм йөзеннән махсус кием-салым пункты ачылды

Чаллыга Украинаның Мариуполь шәһәреннән 297 кеше кайтты. 197 кешене «Жемчужина» санаториена һәм 100 кешене «КАМАЗжилбыт» кунакханәсенә урнаштырдылар. Күченүчеләрнең 144е – хатын-кызлар, 97се – ир-атлар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар – 10, ә мәктәп яшендәге балалар – 46.

Бүгенге көндә аларның күбесенең кияргә өс киемнәре юк. Кайберләре өйдә йөри торган тапочки белән генә килгән. Мариупольдән күченеп кайткан кешеләргә ярдәм йөзеннән шәһәрнең «Нур» яшьләр үзәгендә (адресы: Яңа шәһәр, 1/2) кием кабул итү пункты ачылды. Пунктның эш вакыты: 8дән 22 сәгатькә кадәр, ял көннәрсез. 

Кабул итү пунктына яңа әйберләр яисә яхшы хәлдә булган кием-салым китерергә була. Шулай ук азык-төлек продуктлары да алып килергә мөмкин, иң мөһиме, ул озак вакыт дәвамында сәнәгать төргәгендә саклана торган продукция булсын. 

Әгәр дә сез авыр хәлдә калган кешеләргә финанс яктан ярдәм итәргә телисез икән, акчаларны махсус булдырылган фондка да җибәрергә мөмкин. Түбәндәге куар-код аша фондка акча күчерү мөмкинлеге дә бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев