QR-код ярдәмендә урлыйлар, имеш...
Казанда яшәүче бер ир-атка робот шалтырата. Аннары аны таныш түгел кеше белән тоташтыралар.
Телефонның теге башындагы әңгәмәдәше ир-атка үзен банкның куркынычсызлык хезмәте вәкиле дип әйтә. Ул аның исеменә кемдер кредит рәсмиләштергән, хәзер QR-код ярдәмендә акчаларны салдырмакчы була, ди. Ир-егет, артыгын уйлап тормыйча, шалтыратучыга ышана һәм шунда ук 70 мең сум акчасын «банк хезмәткәре» әйткән счетка күчерә. Ул гына да түгел, калган 655 мең сум акчасын да мошенникларга «бүләк итә». Шалтыратучы телефонны алмый башлагач кына ир-ат банкка мөрәҗәгать итәргә уйлый. Ә анда егетнең алданганын әйтәләр. Җинаять эше кузгатылган-кузгатылуын, тик беркатлы ирнең акчалары гына кире кайтыр микән?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев