7 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Сентябрь алып килгән яңалыклар: ничек, нәрсә үзгәрә?
Россия гражданлыгы алырга теләүчеләр 1 сентябрьдән ант бирергә тиеш булачаклар. Ант буенча кеше илнең Конституциясен һәм законнарын үтәргә, Россиянең тарихын, мәдәниятен хөрмәт итәргә вәгъдә бирә. Аны кабул итмәүчеләр Россия гражданлыгыннан колак кагарга да мөмкиннәр. Сүз уңаеннан, Украина кешеләре өчен Россия гражданлыгы алу сентябрьдән гадиләштереләчәк. Автомобиль яңалыкларына килгәндә, 25 сентябрьдән гамәлгә...
-
Чаллының ГЭС бистәсендә нигезенә кадәр шәхси йорт янып бетте.
Ул "Тәүбә" мәчетеннән ерак түгел урамда урнашкан ике катлы агач өй. Аның хуҗасы 50 яшьлек кеше биредә яшәми, килеп-китеп кенә йөри икән. Йорт кредит акчасына алынган һәм иминиятләштерелмәгән. Бөтенләе белән янып беткән хуҗалыкның бәясе 1,5 миллион сум чамасы, диләр. Янгында бер кешенең дә сәламәтлегенә зыян килмәгән. Ут башка йортларга капмасын...
-
Барыбыз өчен дә үрнәк ул
2 "б" сыйныфы укучысы Илназ Смирнов исеме бүген күп кенә шәһәрдәшләребезнең телендә. 8 яшьлек малай өендә чыккан янгыннан куркып калмыйча, үз-үзен коткарып кала. 5 сентябрь көнне 49 нчы кадет мәктәбенең бәйрәм линейкасында ата-аналар советына һәм малайның әти-әниләренә, яшьләр эшләре һәм магариф идарәсе башлыгы Винер Харисов рәхмәт сүзләрен җиткерде.
-
Чаллыда “Безнең йөрәкләрнең җылысы” акциясе башланып китте
1 сентябрьдән Чаллыда "Безнең йөрәкләрнең җылысы" ("Тепло наших сердец") дип аталган хәйрия акциясе башланып ките. Аның оештыручылары шәһәр тарихы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре. Акция кысаларында, төрле сәбәпләр аркасында авыр хәлдә калган кешеләргә чиста, юылган өс киемнәре, таушалмаган кышкы аяк киемнәре һәм җылы кием-салымнар җыю үткәрелә.
-
Исерек булса да оста йөргән
Актаныштан килгән 25 яшьлек ир-егет Чаллыда ЮХИДИ хезмәткәрләре белән "качышлы уйнаган". 6 сентябрь көнне ул кич белән Яңа шәһәрдә юл сакчыларының туктарга тәлап итүенә киресен эшли: тизлекне арттырып качып китә. Испекторлар югары тизлектә элдергән ВАЗ-2144 машинасын куа чыгалар. Кинолардагы кебек шәһәр урамнары, ишекаллары буенча шактый куышкач аны 2/07 йорты ишегалдында...
-
Чаллыда ярминкәләр эшли башлый
16 сентябрьдән Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый. Алар 23 декабрьгә кадәр шимбә көннәрендә ГЭС бистәсенң Тукай Яр буенда, "Төзүче" стадионында, Ш.Усанова проспектының Пушкин урамыннан Вахитов проспектына кадәрге өлешендә һәм Г.Камал бульварында оештырлачак.
-
“Кыңгыру” танымаслык булып яңарды
Балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү республика программасы буенча быел шәһәребездә 10 балалар бакчасы яңартылды. "Кыңгырау" сәламәтләндерү бакчасы агымдагы елда соңгы төзекләндерелгән учреждение булды. Балаларның һәм ата-аналарның шатлыгын уртаклашырга шәһәр хакиме Наил Мәһдиев тә килгән иде.
-
"Татарстан–24"каналы HD форматында күрсәтә башлады
"Татарстан-24" һәм ТНВ телеканаллары HD форматында күрсәтә башладылар. Бу югары сыйфатлы сүрәт һәм тавыш дигән сүз. Беренчеләрдән булып ике республика каналының сыйфатлы форматын Таттелеком кабелле операторы үз абонетларына тоташтырды.
-
Кайчан җылы бирәчәкләр?
Чаллы җылылык челтәрләре "Татэнерго" АҖ" филиалы директоры Айрат Зиннәтуллин сүзләренә караганда, җылылык бирү елдагыча башкарылачак. Иң элек аны мәгариф учреждениеләре һәм хастаханәләргә бирәчәкләр. Шунысы да мөһим, шәхси җылылык пунктлары урнаштырылган объектлар көннәр билгеләнгән температурадан түбән төшү белән автомат рәвештә кушылачак. Мондый җайланмалары булмаган торак фонды биналарына җылылык һава температурасы 5...
-
Elvin Grey күбәләк тагып кая барган?
Башкортстан, Татарстан эстрадасының популяр җырчысы Радик Юлъякшинның (Elvin Grey) Башкортстанның атказанган артисты исемен алу хакында хәбәр иткән идек инде. Шушы көннәрдә аңа бу исемнең тамгасын БР башлыгы Рөстәм Хәмитов үзе тапшырды. Радик тантанага бик дулкынланып, матур итеп киенеп, муенына күбәләк тагып барган. Халык арасында аңа тагы өч елдан Халык артисты...
-
Чаллыда быел биш мең бала туды
5 сентябрьдә Чаллыда 2 нче номерлы шәһәр хастаханәсендә елның 5 меңенче сабые дөньяга килде. Гөлшат һәм Илгиз Мингалиевлар гаиләсендә дөньяга килгән кызга Адель исеме кушканнар. Адель (фр. Adèle, Adele) - французлардан кергән хатын-кыз исеме, диелә ЗАГСның социаль челтәрдәге битендә. Узган ел Чаллыда 5 меңенче бала булып 30 июльдә ир бала...
-
Рустам Минниханов прокомментировал слухи о «проблемах» банка «Ак Барс»
«Никаких вопросов по «Ак Барсу» нет. Мы помогаем, мы - главный акционер. Это уполномоченный банк республики. Ни у кого не должно быть никаких сомнений по банку «Ак Барс». Если кто-то вам это скажет, это враги, которые не любят Россию, Татарстан. Татарстан способен поддержать «Ак Барс», - заявил Минниханов. В феврале...