Барыбыз өчен дә үрнәк ул
2 "б" сыйныфы укучысы Илназ Смирнов исеме бүген күп кенә шәһәрдәшләребезнең телендә. 8 яшьлек малай өендә чыккан янгыннан куркып калмыйча, үз-үзен коткарып кала. 5 сентябрь көнне 49 нчы кадет мәктәбенең бәйрәм линейкасында ата-аналар советына һәм малайның әти-әниләренә, яшьләр эшләре һәм магариф идарәсе башлыгы Винер Харисов рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Әлеге вакыйганың аянычлы хәлгә әйләнмәвендә, һичшиксез, әти-әниләрнең һәм укытучыларның зур өлеше кергән. "Үз-үзеңне саклау", "Куркыныч янаган очракта нишләргә?", "Гадәттән тыш хәлләр" кебек темалар барысы да мәктәп программасына кергән. Нәкъ менә мондый ситуацияләр аша, әлеге темаларның ни дәрәҗәдә мөһим һәм кирәк икәнен аңлыйсың. "Укучыларыгызга карата битараф булмаганыгыз, белемне тиешле дәрәҗәдә биргәнегез өчен сез зур рәхмәткә лаек", - диде укытучыларга Винер Харисов.
Линейка вакытында тантаналы рәвештә Илназга рәхмәт сүзләре белән бергә Чаллының янгын сүндерү-коткару гарнизоны башлыгының рәхмәт хаты да тапшырдылар.
Мәгълүм булганча, Смирновлар фатирында янгын 28 августта чыга. 50/04 йортының 4 нче катында балконда көтелмәгәндә нәрсәдер яна башлый. Тиз арада фатирны куе тотен чолгап ала. Өйдә 8 яшьлек Илназдан башка беркем дә булмый. Әнисе Альвера Смирнова сүзләренә караганда, бу көнне ул төнге сменадан эштән кайта һәм ире Фидаил белән салым идарәсенә китәләр. Кечкенә уллары балалар бакчасында була. Йорт ишеген алар тышкы яктан бикләп китәләр. "8 яшь кенә булуына карамастан, Илназ кечкенәдән бик мөстәкыйль булып үсте. Өйдә үзен еш кына калдырыга туры килә. Тиктормас, шук балмагач, әлегә кадәр тыныч йөрәк белән чыгып китә идек.", - ди Алвера.
Ата-ана чыгып китеп, күпмедер вакыт үткәч, Илназ янган ис сизә башлый һәм төтен күреп ала. Егет, кечкенә булуына кармастан, куркып калмый. Янгын чыгуның сәбәбен эзли башлый. Малайның сүзләренә караганда, әлеге вакытта балконда одеяло янган була. Тикшеренүләрдән беленгәнчә, Смирновлар балконына югары каттан сүнмәгән тәмәке төпчеге төшә. Нәкъ менә ул янгынга сәбәпче була да инде. Мондый вакытларда өлкән кешеләрдә югалып кала, нишләргә белми. Илназ Смирнов, озак уйлап тормыйча балкон һәм балконга якын урнашкан бүлмә ишеген ябып куя. Алай эшләгән очракта янгынның башка бүлмәләргә таралмау мөмкинлекләре күбрәк икәнен ул аңлый. Ишекләрне ябып, башка бүлмәнең тәрәзәсен ача һәм ярдәмгә чакыра башлый. Күршеләре малайның тавышын ишетеп, оператив рәвештә янгын сүндерүчеләрне чакырталар. Илназны фатирдан әтисе үзе алып чыга, төтен нык булу сәбәпле, 5 нче катта яшәүче тагын 8 кешене дә алып чыгарга мәҗбүр булалар. Аллага шөкер, медицина ярдәме беркемгә дә кирәк булмый.
Шәһәрдәшләр дә Смирновлар гаиләсенә килгән баләдән читтә калмыйлар, күпләр акчалата ярдәм итә, киемнәр алып киләләр. Илназның батырлыгына яшьтәшләре генә түгел, өлкәннәрдә соклана.
Статистикага күз салсак, 2017 ел башыннан 158 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Ут эчендә калып, үлүчеләр дә юк түгел. Кечкенә булуына карамастан, Илназ бу катлаулы ситуациядән чыгу юлын таба алган. Әлеге гамәл, күп кенә өлкәннәр өчен дә үрнәк булып тора.
"Янгын чыгу куркынычсызлыгы кайгыдәләрен үтәү, аларны саклау һәркем өчен беренче урында торырга тиеш", - ди эчке эшләр полковнигы Рөстәм Юмагулов.
Чаллының "Всероссийское добровольное пожарное общество» рәисе Любовь Власова батыр егеткә дистанцион рәвештә идарә итә торган уенчык янгын сүндерү машинасы бүләк итә. "Синең кебек батыр һәм кыю егетләрне без үзебездә күрергә һәрчак шат булачакбыз. Син барыбыз өчен дә яхшы үрнәк күрсәттең", - диде Любовь.
Эльвира Гайнетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев