Исерек булса да оста йөргән
Актаныштан килгән 25 яшьлек ир-егет Чаллыда ЮХИДИ хезмәткәрләре белән "качышлы уйнаган". 6 сентябрь көнне ул кич белән Яңа шәһәрдә юл сакчыларының туктарга тәлап итүенә киресен эшли: тизлекне арттырып качып китә. Испекторлар югары тизлектә элдергән ВАЗ-2144 машинасын куа чыгалар. Кинолардагы кебек шәһәр урамнары, ишекаллары буенча шактый куышкач аны 2/07 йорты ишегалдында...
Актаныштан килгән 25 яшьлек ир-егет Чаллыда ЮХИДИ хезмәткәрләре белән "качышлы уйнаган". 6 сентябрь көнне ул кич белән Яңа шәһәрдә юл сакчыларының туктарга тәлап итүенә киресен эшли: тизлекне арттырып качып китә. Испекторлар югары тизлектә элдергән ВАЗ-2144 машинасын куа чыгалар. Кинолардагы кебек шәһәр урамнары, ишекаллары буенча шактый куышкач аны 2/07 йорты ишегалдында кысрыклыйлар. Ир кеше лаякын исерек була, җитмәсә машинаны урлап алып киткән була. Шунысы яхшы бетә, бу "куышта" беркем дә , бернидә зыян күрми. Исерек булса да оста йөргән, однако!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев