8 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Чаллыда “Мин сайлауга барам” акциясе узачак
9 сентябрь көнне көндезге икедә Энтузиастлар бульварында "Мин сайлауга барам" акциясе узачак. Аны шәһәребездәге "Татарстан Командасы" иҗтимагый инициативасы оештыра. Чараның максаты - яшьләрнең гражданлык активлыгын күтәрү һәм аларны 18 сентябрьдә узачак җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары сайлауларына җәлеп итү.
-
Тукай урамында — Кариб диңгезе пиратлары
Чәчәкләр фестивале бәйрәме узды. Узган ел бик матур булган иде дип сөйлиләр. Берсеннән-берсе күркәм композицияләр бар иде диләр. Танышлар исләре китеп кайтканнар иде. Ә быел? Быел да исләре китеп кайтып төштеләр. "Шундый чәчәк бәйрәме буламыни?!
-
Ташламалардан файдаланыгыз!
Зәңгәр экраннарда, газета битләрендә ташламалы даруларга өстенлек бирүне яклаган роликлар еш күрсәтелә. Чөнки тиздән, 1 октябрьдә, ташламалардан файдалунчы гаржданнарның сайлау хокукы бетә. Чаллыда федераль ташламаларга ия булган 36 меңнән артык кеше яши.
-
Корбан бәйрәме көнне автобуслар иртә йөри башлый
12 сентябрь Корбан бәйрәм көнне Чаллыда җәмәгать транспорты иртәнге 04 сәгать 30 минутта йөри башлый. Мәчетләрдә бәйрәм вәгазе һәм намазы алтынчы яртыда башлана. Мөселманнарга Аллаһ йортларына бару өчен бу уңайлы булачак. Өч төп проспекттан (Тынычлык, Мәскәү һәм Чулман) автобуслар һәр биш минут саен ("Автостанция" тукталышына кадәр баралар) кузгалачак. Сөембикә проспектыннан...
-
Хезмәт хакын вакытында түләмәсәләр...
Хезмәт хакын вакытында аласыңмы? Алсаң - яхшы, димәк җитәкчең намуслы. Намуслы һәм түләрлек акчасы бар. Арада намуссызлар да җитәрлек. Икешәр, өчәр ай хезмәт хакы түләми эшләтүчеләр дә бихисап. Хәлләре мөшкелдер дисәң, үзләре кесә тутырып акча алалар. Урынбасар, бүлек мөдире ишеләре чит илләрдә ял итеп тә кайта.
-
Уяу булыгыз – кесә караклары
«Кеше әйберенә тияргә ярамый», - дип әти-әниләр балаларын күпме тәрбиясәләр дә җәмгыятебездә караклар, ә аеруча кесәләрне бушатырга яратучылар, һаман саен очрап тора. Шунысы аяныч, җинаять эшен башкарганда алар хатын-кызларны да, балаларны да һәм, хәтта, әби-бабайларны да кызганмыйлар. Барлы-юклы акчага, кесә телефонына кызыгып, көн уртасында кешене талап китәләр.
-
Уңышларыбыз – үрнәккә лаек
Илдә һәм дөньядагы икътисадый тотрыксызлык шартларында Татарстан икътисадның динамик үсеш үрнәге булып тора. Россиядә хәл катлаулы булса да, Татарстан "Стратегия 2030" документында билгеләнгән максатларны тормышка ашыруда ышанычлы адымнар ясый. Максатларга ирешү өчен комплекслы һәм системалы эшләү уңай нәтиҗәләр бирә.
-
ТНВ яңара
"Татарстан - Яңа гасыр" яңа сезонга әзерләнә. ТНВ каналы җитәкчесе урынбасары Данил Гыйниятов журналистлар белән очрашуда болай диде, бүген көн кадагына җавап бирмәгән, искергән тапшырулар ябылган. Ябылачак тапшырулар исемлегендә - "Мәдәният дөньясында", "Яшьләр online", "Караоке battle", "Нәсыйхәт", "Җомга вәгазе", "Дин вә хаят" һәм башкалар. Дөрес, алар урынына "Таяну ноктасы", "Ком...
-
Пронесли российский флаг на церемонии открытия Паралимпиады
Один из участников шествия в составе белорусской делегации пронес российский флаг на церемонии открытия Паралимпиады. Мужчина прошел с флагом несколько десятков метров, после чего флаг у него забрали. По информации Би-би-си, опубликованной в Twitter, в МПК заявили, что пытаются установить личность нарушителя, после чего будет принято решение о каких-либо мерах.