Корбан бәйрәме көнне автобуслар иртә йөри башлый
12 сентябрь Корбан бәйрәм көнне Чаллыда җәмәгать транспорты иртәнге 04 сәгать 30 минутта йөри башлый. Мәчетләрдә бәйрәм вәгазе һәм намазы алтынчы яртыда башлана. Мөселманнарга Аллаһ йортларына бару өчен бу уңайлы булачак. Өч төп проспекттан (Тынычлык, Мәскәү һәм Чулман) автобуслар һәр биш минут саен ("Автостанция" тукталышына кадәр баралар) кузгалачак. Сөембикә проспектыннан...
12 сентябрь Корбан бәйрәм көнне Чаллыда җәмәгать транспорты иртәнге 04 сәгать 30 минутта йөри башлый. Мәчетләрдә бәйрәм вәгазе һәм намазы алтынчы яртыда башлана. Мөселманнарга Аллаһ йортларына бару өчен бу уңайлы булачак. Өч төп проспекттан (Тынычлык, Мәскәү һәм Чулман) автобуслар һәр биш минут саен ("Автостанция" тукталышына кадәр баралар) кузгалачак. Сөембикә проспектыннан трамвайларда иртәрәк йөри башлыйлар. Мәчетләрдә Гает намазы беткәннән соң автобуслар Сидровка бистәсендәге корбан чалу өчен әзерләнгән махсус урынга кадәр барачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев