Ташламалардан файдаланыгыз!
Зәңгәр экраннарда, газета битләрендә ташламалы даруларга өстенлек бирүне яклаган роликлар еш күрсәтелә. Чөнки тиздән, 1 октябрьдә, ташламалардан файдалунчы гаржданнарның сайлау хокукы бетә. Чаллыда федераль ташламаларга ия булган 36 меңнән артык кеше яши.
Алар - Бөек Ватан сугышында катнашучылар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, инвалидлар, инвалид балалар һәм башкалар. Бу гражданнар 2016 елның 1 октябренә кадәр, яшәү урыны буенча пенсия фонды бүлекчәләренә гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиешләр.
Хөкүмәтебез ташламалардан файдаланучы кешеләргә социаль хезмәтләр җыелмасы тәкъдим итә. Аның составына табиб рецепты буенча ташламалардан файдаланучыларны кирәкле дарулар, медицина кирәк-яраклары, шулай ук инвалид балаларны дәвалау ризыклары белән тәэмин итү; санаторий-курортларда дәвалану өчен юлламалар бирү; шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәр ара транспортта дәвалау урынына бушлай барып кайту керә.
Социаль хезмәтләр җыелмасының күләме быел бер кешегә 995,23 сум. Аның 766,55 сумы - даруларга, 118,59 сумы санаторий-курортларда дәвалануга, 110,09 сумы юлга тотыла. Социаль хезмәтләр җыелмасын акчалата бирүне сорап, пенсия фондына мөрәҗәгать итүчеләргә, үзләренең карарларын үзгәрткәнче бер кая барырга кирәкми. Ә инде 2017 елның 1 гыйнварыннан социаль хезмәтләр җыелмасын алырга теләүчеләр кичекмәстән агымдагы елның 1 октябренә кадәр пенсия фондына барып гариза язарга тиешләр. "Социаль хезмәтләр җыелмасын акчалата алучылар ел дәвамында даруларны, шифаханәләргә юлламаларны һәм юл билетларын үз хисапларына сатып алалар", - диләр пенсия фонды хезмәткәрләре.
Шунысы игътибарга лаек, Чаллы халкының күпчелеге үзенең сәламәтлегенә җаваплы карап, дәвалучы табилары белән киңәшеп, социаль хезмәтләр җыелмасына өстенлек бирә. "Мин канун чыкканнан бирле социаль хезмәтләр җыелмасын алам. Дарулар хәзер бик кыйммәт, җитди чирләп китсәң, пенсиягә генә алып та булмас, Аллаһы сакласын. 1000 сум акчага бер айлык кына дару алып була, шуңа күрә социаль пакетны акчага алмаштырмыйм", - ди беренче төркемдәге инвалид Рәфәгать Закиров.
Икенче төркемдәге инвалид Тәскирә Сафина да, дәүләт ярдәмен кире какмый:
- Дәүләт безнең өчен акча бүлеп бирә икән, нигә аны файдаланмаска соң? Мин җае чыккан саен санторийларга барып, сәламәтлегемне ныгытам. "КАМАЗ", "Энҗе бөртеге", "Радуга", "Санта" һәм башка санаторийларда булдым. Рәхәтләнеп ял итеп, тәмле ашап, дәваланып кайттым.
"Ташламалардан файдаланучыларга, социаль пакеттан баш тартыр алдыннан башта дәвалаучы табиб белән сөйләшергә киңәш итәм. Чөнки, социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартып, безгә ярдәм сорап килүчеләр очрый. Авырып киткән очракта аларга даруларның барысын да үзләренә сатып алырга туры килә. Шикәр диабетын дәвалуга якынча 5000 сумлык, астмага 3000 сумлык дару кирәк булачак. Бөер авыруларын дәвалау тагын да кыйммәт. Өлкән кешеләрдә яман шеш, шикәр чире дә табылырга мөмкин. Аларга дәвалану өчен дарулар гомер буена кирәк булачак. Пенсиясен очын очка ялгаучыларга бу бик авырга туры килә. Ә социаль хезмәтләр җыелмасын алучылар кирәкле препаратларны, табиб рецепты буенча бушлай ала. Без соцпакеттан баш тартып, аннары бу гамәлләре өчен үкенүчеләргә, кызганычка каршы, бик теләсәк тә, ярдәм итә алмыйбыз. Шуңа күрә социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартыр алдыннан, халкыбызның "Җиде кат үлчә, бер кат кис дигән мәкален истә тотып, уйлап эш итәргә кирәк", - ди 4нче шифаханәнең баш табиб урынбасары Гөлсәрия Абдуллина.
Сентябрь ае тәмамланырга санаулы көннәр генә калды. Ташламалардан файдаланучы шәһәрдәшләребез, 1 октябрьгә кадәр яшәү урыны буенча пенсия фондына барып, гариза языгыз. Хөкүмәт биргән ярдәмнән файдаланып калырга тырышыгыз. Белешмәләр өчен телефоннар 30-42-42, 8-800-775-5445.
Зөлфия ФОАТОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев