8 ноябрь 2021 яңалыклары
-
Чаллыда эшсезлек буенча 1 271 эш эзләүче теркәлгән
Яр Чаллыда ел башыннан Кадрлар үзәгенә эш эзләп 10 488 кеше мөрәҗәгать иткән.
-
Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау ахырына якынлаша
Чаллыда 2021 ел программасына кертелгән 144 йортны ремонтлау 99,3%ка башкарылган. Капиталь ремонт бәясе 1 млрд 473 млн сум тәшкил итә. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.
-
48/20 йортында җимерелгән түшәм плитәләре демонтажланган
Хәзерге вакытта махсус сызымнар буенча яңа тимер-бетон конструкцияләр эшләнелә.
-
9 ноябрьдән Роспотребнадзор мәҗбүри вакцинация таләпләрен үтәү буенча предприятиеләрне тикшерә башлый
9 ноябрьдән вакцинаның беренче компоненты белән, ә 7 декабрьдән икенче компонент белән прививка ясатмаучылар, соңгы алты ай дәвамында авырган яки медицина күрсәтүе буенча вакцинация узудан азат ителгәннәрдән тыш, эштән туктатылырга тиеш.
-
Песков QR-кодларның гамәлдә булу вакытын кыскарту күздә тотылмавын әйтте
QR-кодларның гамәлдә булу вакыты үзгәрү техник эшләр белән бәйле.
-
Сәламәтлек саклау министрлыгы QR-кодның срогы турында аңлатма бирде
Бүген Дәүләт хезмәтләре порталында кодларның срогы кимүе билгеле булган иде.
-
Россиядә вакцинация турындагы сертификатның яңа формасы гамәлгә керде
Яңа документта прививка ясаткан кеше турында мәгълүматлар (исем-фамилиясе, әтисенең исеме, туган көне, җенесе, адресы һәм белешмә тутырылган дата) урын алган.
-
Чаллы ковид-госпиталендә тагын бер табиб-невролог вафат булды
Мәрхүмнең гаиләсе Александр Медведевның гомерен саклап калу өчен көрәшкән медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерә.
-
Рөстәм Миңнеханов чаллылыларга машина ачкычлары тапшырды
ТР Муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсы нәтиҗәләре буенча Чаллының өч учреждениесе яңа автомобильләр алды.
-
Чаллыда шартлаудан зыян күргән йортта яшәүчеләргә 1 млн сумнан артык акча түләделәр
Наил Мәһдиев зыян күрүчеләрнең барысын да, бәйрәмне үз йортларында каршы алсыннар өчен, Яңа елга кадәр үз фатирларына күчерү бурычын куйды.
-
Чаллылылар өченче зат салымнарын түли ала
Үзеңнең салымнарыңнан тыш, башка физик затларның — ир яки хатын, ата-аналар, балаларның салымнарын да түләргә мөмкин.
-
Юл-транспорт һәлакәтендә кеше гомере өзелде
Чит ил машинасы тәгәрмәче астында 65 яшьлек ир-ат калып, шунда ук һәлак булган.
-
48/20дә булган гадәттән тыш хәлдән соң Чаллы подъездларында белешмәләр ябыштырып чыктылар
Белешмә битләрендә шартлауга китерергә мөмкин булган гамәлләр ассызыкланган.
-
Чаллыда яңгырдан күпкатлы йортны су баскан
Йортта яшәүчеләр әлеге хәлне видеога төшереп алган.
-
8 ноябрьгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
8 ноябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы саклана. Урыны белән яңгыр һәм җепшек кар явачак.