9 июль 2021 яңалыклары
-
Факил Сафин: «Хатыным миңа комачауламады»
Җәмгыятьтә гаиләнең әһәмиятен арттыру максатыннан, 8 июльдә илебездә, республикада һәм шәһәрдә үрнәк гаиләләрне хөрмәтләү чаралары уза. Тантаналар сараенда Чаллының үрнәк гаиләләренә мәхәббәт һәм тугрылык медальләре тапшырыла. Быел бу бүләккә Ләйсирә һәм Факил Сафиннар лаек булды.
-
Вакцина өчен бүләк
Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясен 42 кеше йоктырган. Казанда - 16, Чаллыда - 13, Алабуга һәм Тукай районнарында - 3әр, Әлмәт, Югары Ослан, Зәй, Минзәлә, Мөслим һәм Түбән Кама районнарында 1әр очрак ачыкланган.
-
Фәрит Мөхәммәтшин «Татмедиа» республика агентлыгында булды
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында булды, яңа журналист проектлары белән танышты, шулай ук «Татар-информ» агентлыгына эксклюзив интервью бирде, анда парламентның язгы сессиясенә йомгак ясады, быелның беренче яртыеллыгында депутатлар кабул иткән мөһим законнар һәм карарлар турында сөйләде.
-
“Бердәм Россия”дә балалар белән гаиләләргә ярдәм итү халык программасы турында сөйләделәр
Ана капиталын куллануны киңәйтү, күпбалалы гаиләләр өчен НДФЛны гамәлдән чыгару, гаиләләргә ярдәм итү - бу һәм башка мәсьәләләр турында кичә "Бердәм Россия" депутатлары фикер алышты. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә үткәрелгән очрашу халык программасының тиешле пунктларына багышланды.
-
Бер мең сумлык яңа акчада борынгы Болгар шәһәрлеге рәсеме сурәтләнергә мөмкин
Идел елгасы күренешләре дә Идел буе федераль округының өстенлекле символы дип билгеләнгән.
-
Югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башланып китте
Документлар кабул итү 20 июньнән старт алды.
-
ЭпиВакКорона - хәләл вакцина
Әлеге вакцина "хәләл" дигән маркировка алган, чөнки мөселманнар өчен тыелган матдәләр аның составында булмый.
-
Чаллы Гренада паркын реконструкцияләүнең өченче, йомгаклау этабына керештеләр
Хәзер паркта душ, бәдрәф һәм кафелар өчен павильон территориясе, балалар мәйданчыгы, этләр йөртү өчен мәйданнар планировкасы бара. Эшләрнең бәясе – 53 млн. сум.
-
Тукранбаш - күп чирдән дәва ул
Ак тукранбашның үзенчәлеге – аның кан сыеклатуында. Әлеге чәчәк тромбоз һәм варикоз авыруыннан профилактика булып тора. Ә инде кызыл чәчәклесе онкологиядән ярдәм итә.
-
Өстенлек - Ф.Табеев яр буена
“Комфортлы шәһәр мохитын формалаштыру” федераль проекты буенча 2022 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләр сайлауның нәтиҗәләре билгеле булды.
-
УВЕДОМЛЕНИЕ (Редакция газеты "ШӘҺРИ ЧАЛЛЫ")
Выборы депутатов Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации восьмого созыва
-
Корбан бәйрәмендә - тәүлек буе кизүдә
Корбан гаете вакытында Чаллы полициясе куркынычсызлык чараларын көчәйтәчәк, дип хәбәр итте мэриядә узган киңәшмәдә шәһәрнең Эчке эшләр идарәсе башлыгы урынбасары Михаил Чекмарев.
-
Яр Чаллыда 65 ел бергә яшәгән Мөхәммәтшиннар гаиләсен котладылар
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлауларны Үзәк район хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Алексей Тарабукин, шәһәр Советы депутаты Андрей Елантьев исеменнән Мөхәммәтшиннар гаиләсе алды.
-
Быел бал булырмы?
Республикабызда кабаттан бал кортларының күпләп үлүе хакында төрле яклап борчулы хәбәрләр ишетелә башлады. Өстәвенә, җәй башыннан урнашкан коры һава торышы да болай да кайнар учакка ялкынлы ут өстәп тора. Шунлыктан халык арасында да: “Быел бал булмас инде, булса да алтын бәясенә тиң сатарлар”, - дигән шөбһәле имеш-мимешләр йөри башлады. Умартачылык тармагында хәлләр, хактан да, шулай катлаулымы соң? Шик-шөбһәләр урынлымы? Әлеге сорауларга җавап эзләп без, күршеләребез, Чаллы халкын авыл-хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итеп торучы Тукай районына юл тоттык. Төгәлрәк әйтсәк, үзенең үрнәк эш алымнары белән бар республикабызга данлыклы “Гигант” хуҗалыгына.
-
ФОРМART стрит-арт фестивале: гаризалар кабул итү 14 июльгә кадәр озайтылды
14 июльгә кадәр «ФОРМART» Идел буе федераль округы стрит-арт фестиваленә заявкалар бирергә мөмкин.