Быел бал булырмы?
Республикабызда кабаттан бал кортларының күпләп үлүе хакында төрле яклап борчулы хәбәрләр ишетелә башлады. Өстәвенә, җәй башыннан урнашкан коры һава торышы да болай да кайнар учакка ялкынлы ут өстәп тора. Шунлыктан халык арасында да: “Быел бал булмас инде, булса да алтын бәясенә тиң сатарлар”, - дигән шөбһәле имеш-мимешләр йөри башлады. Умартачылык тармагында хәлләр, хактан да, шулай катлаулымы соң? Шик-шөбһәләр урынлымы? Әлеге сорауларга җавап эзләп без, күршеләребез, Чаллы халкын авыл-хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итеп торучы Тукай районына юл тоттык. Төгәлрәк әйтсәк, үзенең үрнәк эш алымнары белән бар республикабызга данлыклы “Гигант” хуҗалыгына.
Әйе, биредә ит, сөт җитештерүгә, терлек азыгы әзерләүгә, бөртекле культуралар үстерүгә генә түгел, ә умартачылыкка да тиешле игътибар бирәләр. Юкса, Башкортстанның Борай районыннан ук танылган умартачыларны чакыртып, бал әзерләү эшенә җәлеп итмәсләр иде. Уңган кортларыннан бер генә калышмаучы Риф һәм Гөлфинә Зиалтдиновалар үзләре дә сөенеп туя алмыйлар. Килү белән тораклы да иткәннәр, нәселдән-нәселгә күчеп килүче яраткан шөгыльләрен дә дәвам итәләр.
“Җәй коры килсә дә әлегә зарланмыйбыз. Инде менә шушы көннәрдә генә бал да аерта башладык. Иң элек, кортлар бал белән тутырган кәрәзле рамнарны, умарта савытларыннан алабыз. Аннан соң аны балкугычка (медогонка) урнаштырабыз. Анда әзер бал барлыкка килә һәм аннан савытларга агызыла. Шөкер, сыйфаты буенча ул бик яхшы, өлгергән. Алга таба да шулай дәвам итсә бер умартадан, якынча, 40 кг кадәр татлы ризык алырга исәп тотабыз. Иң мөһиме кортлардан калышмый, җиң сызганып эшләргә дә, эшләргә ”, - ди ирле-хатынлы Зиалтдиновлар.
Нәрсә дә нәрсә, ә умартачылык эшен инде алар, үзләренең биш бармагы кебек яхшы беләләр. Югарыда телгә алганча, Риф абыйлар нәселендә әлеге мактаулы һөнәр буыннан-буынга кадерле бер ядкәр кебек күчеп килә. Кулак буларак бар мөлкәтләре, шул исәптән, умарталары тартып алынган чакта да алар әлеге шөгыльләренә хыянәть итми. Киресенчә, бабалары авылда беренче булып колхозга кереп, 5 умарта булдыра һәм авыл халкын бал белән тәэмин итә башлый. Аннары инде әлеге шөгыльне әтиләре дә үз итә. Ул исә үз чиратында улын өйрәтә.
“Билгеле, бүгенге көндә инде 5 кенә умарта белән чикләнеп булмый. Без биредә 100 гә якын күчне карап, тәрбияләп торабыз. Нигездә, урта рус токымлы кортларны үрчетүне кулай күрәбез. Чөнки безнең җирлектә нәкъ менә аларны асрау отышлы”, - ди Риф абый. Умартачы сүзләренә караганда, әлеге кортлар салкынга да чыдам, төрле һава торышын да уңай кабул итәләр, кышны да яхшы уздыралар, авыруларга да бик бирешмиләр икән. Өстәвенә балны да күбрәк җыялар.
Сер түгел, узган ел якын-тирә җирлекләрдә агулау эшләрендә хилафлыклар булу сәбәпле биредә кортларның яртысын диярлек югалтканнар. Шөкер, быел әлегә андый күңелсезлекләргә юлыкмаганнар. Монда, билгеле, хуҗалыкның алыштыргысыз җитәкчсесе, ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Риф Имамовның да өлеше зур. Быел алар, бал кортларына зыян салмау ниятеннән, бөтенләй үк рапс культурасыннан баш тартырга булганнар. Республикабыз умартачылары, район җирлекләрендә кортларның күпләп һәлак булуын, нәкъ менә әлеге үләнне пестицидлар белән эшкәртүдән күрә.
“Без, әлбәттә, башка хуҗалыкларның эшенә катыша алмыйбыз. Тик шунысы мәгълүм, пестицидлар һәм гербицидлар белән эшләгән очракта да, махсус кагыйдәләрне үтәсәң, кортларны саклап калырга мөмкин. Ягъни, басу-кырларны эшкәртү хакында ике көн кала умартачыларга хәбәр иткәндә һәм дә инде әлеге эшләрне кичке якта, кортлар очмаганда башкарганда, югалтуларга юлыкмаска була. Моны җаваплы белгечләр исендә тотсын иде. Чөнки умартачылык ул халкыбызның асыл бер шөгыле, аның тамырын корытырга ярамый”, - ди Риф Хәнифович.
Шөкер, бу юнәлештә инде уңай үзгәрешләр дә күзәтелә. Мисал өчен, хәзер һәр районда рәсми ватсап төркемнәре булдырылган. Анда Россельхознадзор, ветеринария станциясе, республика умартачылар җәмгыяте вәкилләре, агрономнар һәм шул районның умартачылары теркәлгән. Аларга басуларны химикатлар белән эшкәртү турында алдан ук хәбәрләр килеп торачак. Республикабызның аквакультура һәм умартачылык идарәсе җитәкчелеге “Татарстан балы” брендын булдыру өчен янып йөргән көннәрдә, бу үзгәрешләр аеруча урынлы дип әйтәсе килә. Юкса, чит-як җирләрдән кертелгән сыйфатсыз бал сатучылар ихтыярына калуыбыз бар.
“Яшерен-батырын түгел, хәзер Краснодар якларыннан көнбагыш балын ташыйлар. Аның бер кг нибары 60 сум. Өч литрлы банка бәясе 300-400 сумга чыга. Кытайда җитештерелгән ясалма бал да шактый. Ярминкәләрдә аларның барысын да төрле матур исемнәр астында, арттырып бер мең сумнан саталар, кеше шуны кызыгып ала. Андый балның файдасы күпмедер, анысы инде намуссыз сатучы үзе генә беләдер. Ә яхшы бал ул берничек тә арзан була алмый”, - ди умартачылар.
Инде бәяләр турында сүз киткәч, аларга төгәлрәк тукталып китсәк тә урынлы булыр. Быел белгечләр, мисал өчен, 3 литрлы балны 1500-1600 сум тирәсе булыр дип фаразлый. Бу исә узган елгы бәяләрдән бары 10 процентка гына артык дигән сүз. Димәк, балга бәя артыр, һәм югарыда язылганнарга нәтиҗә ясап әйтсәк, аңа кытлык булыр дип, артык борчылыр урын юк.
Илшат Солтанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев