10 апрель 2018 яңалыклары
-
Чаллы хакиме дәрәҗәле исемлектә
Чаллы хакиме Наил Мәһдиев “Татарстан мэрларының халык рейтингы” проектында катнашучылар арасына кергән. Проект “Федерал Пресс” тарафыннан үткәрелә һәм “Иң лаеклы”, “Антирейтинг” һәм “ Халык өмете” номинацияләрендә җиңүчеләрне билгели
-
Элвин Грей үзенә бала табып бирердәй кыз эзли
"Көтеп утырам. Кайда икән син? Миңа бала табарга тиешле хатын-кыз!" дип язып куйган җырчы Инстаграмдагы бер фото астында.
-
Коткару постлары ачылды
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кешеләр күпләп боз аша йөри торган урыннарда вакытлыча коткару постлары урнаштыра. Алар сигез җирдә, шул исәптән, Чаллыда да булачак һәм 6 апрельдән тәүлек буена эшләячәк.
-
Инвалидлык алу кагыйдәләре үзгәрә
Хәзерге вакытта Росииядә 12 млн мөмкинлекләре чикләнгән кеше исәпләнә,шуларның 651 е балалар.
-
Бакчачылар өчен талоннар бирә башлыйлар
16 апрельдән бакчага баручы автобуслар өчен бушлай билетлар тапшыра башлыйлар. Аны район администрациясеннән льготага ия булган гражданнар ала ала.
-
Чаллы егете Mauzer Sax Алсу клибында төшкән
Җырчы Алсуның яңа клибы дөнья күрде. “Не молчи” дип аталган бу композиция Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә төшерелгән.
-
Чаллыда «Сити Молл» сәүдә үзәге хезмәткәрләрен һәм сатып алучыларын эвакуацияләгәннәр
Бинаның өченче катындагы яктырткыч плафоннарның берсендә кыска ялганыш хасил була.