Чаллыда «Сити Молл» сәүдә үзәге хезмәткәрләрен һәм сатып алучыларын эвакуацияләгәннәр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Сити Молл» сәүдә үзәге хезмәткәрләрен һәм сатып алучыларын эвакуацияләгәннәр

Бинаның өченче катындагы яктырткыч плафоннарның берсендә кыска ялганыш хасил була.

Чаллыда «Сити Молл» сәүдә үзәге хезмәткәрләрен һәм сатып алучыларын эвакуацияләгәннәр, дип хәбәр итә «Челнинские известия» газетасы. Гадәттән тыш хәл кичә булган. Бинаның өченче катындагы яктырткыч плафоннарның берсендә кыска ялганыш хасил булу сәбәпле, сәүдә үзәгеннән ашыгыч рәвештә 400дән артык хезмәткәр һәм сатып алучыны эвакуацияләгәннәр. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә берәү дә зыян күрмәгән. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев