Коткару постлары ачылды
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кешеләр күпләп боз аша йөри торган урыннарда вакытлыча коткару постлары урнаштыра. Алар сигез җирдә, шул исәптән, Чаллыда да булачак һәм 6 апрельдән тәүлек буена эшләячәк.
Барлык постларда кирәкле техника, һава мендәрле көймә бар. Шул көймә бәлага тарыган кешеләр янына тиз арада барып җитәргә мөмкинлек бирәчәк.
Чаллыда “Хивус-6” көймәсе белән 6 нчы эзләү-коткару отряды шөгыльләнәчәк. Аның карамагында Каманың Чаллы, Тукай, Менделеевск, Түбән Кама, Алабуга районнары акваториясе. Моннан тыш, язгы кар эрү чорында Россиянең Үзәк төбәк үзәгенең “Ми-
Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрылыгының Төп идарәсе дђ даими рәвештә республика сулыкларындагы су торышы турында хәбәр итеп тора.
Елгаларда бозларның акрын гына чатнау, ватылуы күзәтелә. Боз өстенә су чыгу, яр кырыйларында су белән ашалган боз читләре күренә. Түбән Кама сусаклагычында су биеклеге 63,50 метрга чаклы, алдагы көннәр белән чагыштырганда, 10 сантиметрга күтәрелгән. Куркыныч критик дәрәҗә – 65,9. Түбән Кама ГЭСының түбән бьефында су 52,36 метрга күтәрелгән,
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев