11 октябрь 2021 яңалыклары
-
Минзәләдә авиаһәлакәт алдыннан парашютистлар белән төшерелгән видео чыкты
Анда алар сикерү алдыннан үзләре һәм парашютлары әзер булуы турында хәбәр итә.
-
Марина Патяшина: Коронавирус белән бәйле яңа чикләүләр балаларга кагылмый
«Балаларга бассейннарга, башка секцияләргә йөрергә рөхсәт, аларга чикләү юк. Балалар элекке тормышы белән яши», — диде ул.
-
Россия белгече ковидтан вакцинация узарга баш тарткан өчен штраф салырга тәкъдим итте
Беренче чиратта, вирусолог фикеренчә, бу җәзаны коронавирус йоктыру куркынычы төркемендә булган прививкасыз гражданнар өчен билгеләргә кирәк.
-
Татарстанда коронавируска каршы мәҗбүри вакцинация керттеләр
Коллективта хезмәткәрләрнең 80 проценттан да ким булмаган өлеше привикалы булырга тиеш, бу соңгы ярты елда ковид белән авыручыларны да исәпкә алып.
-
Самолет һәлакәтендә һәлак булган өч кешенең мәетен туганнарына биргәннәр инде
Һәлак булучылар арасында Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия, Киров һәм Ульяновск өлкәләрендә яшәгән кешеләр бар.
-
Авиаһәлакәттә һәлак булучыларның мәетләрен якыннарына тапшыралар
Фаҗигадә һәлак булучыларның туганнары белән психологлар эшли.
-
Самолет һәлакәтендә зыян күргән ике кешенең хәле яхшы, аларны палаталарга күчерделәр
Бүгенге көндә зыян күрүчеләрдән хастаханәләрдә алты кеше дәвалана.
-
11 октябрьдән Татарстанда QR-кодлар һәм өлкәннәр өчен үзизоляцияләү кертелә
Татарстанда коронавируска каршы яңа чикләүләр кертелә. Алар ТР Хөкүмәтенең 960 нчы карары нигезендә 11 октябрьдән, ягъни бүгеннән, үз көченә керәчәк.
-
Яр Чаллыда авиаһәлакәттә һәлак булганнар истәлегенә вакытлыча мемориал урнаштырылды
Яр Чаллыда Минзәләдәге авиакатастрофада һәлак булганнар истәлегенә вакытлыча мемориал ачылды. Ул Азатлык мәйданында шәһәр хакимияте янында урнаштырылган.
-
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев самолет һәлакәтендә һәлак булганнарның гаиләләренә кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде
10 октябрь көнне L-410 җиңел моторлы самолеты Минзәләдәге РЭС базасы янында җиргә төшеп бәрелә. Соңгы мәгълүмат буенча, бортта 22 кеше булган, шуларның 20се - парашютчылар. Алты кеше исән калган, алар авыр хәлдә.
-
11 октябрьгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
11 октябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Төнлә урыны белән яңгыр явачак. Көндез явым-төшемнәрсез.
-
Һәлак булган очучы Беляевның туганнары: Ул гомер буе очты, тәҗрибәле пилот иде
Туганнары әйтүенчә, очучының реакциясе бик яхшы булган. Һәлак булган очучы Михаил Беляевның туганнары аның 19 яшеннән бирле очуын һәм бик тәҗрибәле пилот булуы турында сөйләде.
-
Минзәләдәге фаҗигадә Татарстаннан 9, Башкортстаннан 4 кеше һәлак булды
Шулай ук Удмуртиядән ике кеше һәлак булган.
-
Авиаһәлакәттә исән калган парашютчы: Өстән кайнар керосин акты
Парашютчының күп җирдән сөякләре сынган, хәле бик авыр.
-
Минзәләдә авиаһәлакәттә вафат булганнар истәлегенә вакытлыча мемориал булдырылды
Президент аппараты департаменты җитәкчесе Наил Гарипов, республиканың спорт министры урынбасары Илдар Садриев, район башлыгы Айдар Сәлахов мемориалга беренчеләрдән булып чәчәкләр салды.