Марина Патяшина: Коронавирус белән бәйле яңа чикләүләр балаларга кагылмый
Яңалыклар тасмасы

Марина Патяшина: Коронавирус белән бәйле яңа чикләүләр балаларга кагылмый

«Балаларга бассейннарга, башка секцияләргә йөрергә рөхсәт, аларга чикләү юк. Балалар элекке тормышы белән яши», — диде ул.

Коронавирус белән бәйле вазгыять кискенләшү аркасында кертелгән яңа чикләүләр балаларга кагылмый.
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтте. «Балаларга бассейннарга, башка секцияләргә йөрергә рөхсәт, аларга чикләү юк. Балалар элекке тормышы белән яши», — диде ул.
Ул балаларга коронавирустан вакцинация каралмаганын искәртте. Димәк, аларның җәмәгать урыннарына йөрү өчен QR-коды юк дигән сүз. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


прививка коронавирус

Нет комментариев