Шәһәр мэры Наил Мәһдиев самолет һәлакәтендә һәлак булганнарның гаиләләренә кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев самолет һәлакәтендә һәлак булганнарның гаиләләренә кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде

10 октябрь көнне L-410 җиңел моторлы самолеты Минзәләдәге РЭС базасы янында җиргә төшеп бәрелә. Соңгы мәгълүмат буенча, бортта 22 кеше булган, шуларның 20се - парашютчылар. Алты кеше исән калган, алар авыр хәлдә.

Җиңел моторлы самолет һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләр Яр Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә, Минзәлә үзәк район хастаханәсенә, 1 пациент - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенә транспортлана. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында 8-(843)288-46-53 кайнар линия телефоны эшли.
Психологик ярдәм телефоны: Балалар һәм яшьләр өчен ашыгыч ярдәм үзәге "Яшьләр ышаныч телефоны" 8 (8552) 52-96-96.
Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев самолет һәлакәтендә һәлак булганнарның гаиләләренә кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде:
"Туганнарыгыз һәм якыннарыгызның үлүенә бәйле рәвештә, тирән кайгыгызны уртаклашу сүзләрен кабул итегез. Бу, чыннан да, авыр югалту, хәсрәтегезне уртаклашабыз".

http://nabchelny.ru/      Фото: smotrim.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


кайгы уртаклашу

Нет комментариев