13 ноябрь 2021 яңалыклары
-
Рус теленнән имтихан мәҗбүри
РФ Фән һәм мәгариф министрлыгы бакалавриат һәм белгечлек буенча киләсе елга имтиханнар исемлеген раслады.
-
Наил Мәһдиев «Зур Шлем» дзюдо турниры җиңүчесе Нияз Билалов белән очрашты
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Чаллы дзюдочысы Нияз Билалов белән очрашты. Шушы көннәрдә ул Бакудан кайтты, анда IJF Халыкара дзюдо федерациясе турнирында җиңү яулады һәм алтын медаль алды.
-
Гриппка каршы вакцинопрофилактика буенча кампания тәмамланып килә
Сентябрь аенда Чаллыда балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә йөрүче балаларга сезонлы гриппка каршы актив прививка ясый башладылар.
-
Картиналар галереясендә Юлия Абрамошвилиның шәхси күргәзмәсе ачылды
Картиналар галереясенең зур залында Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Юлия Абрамошвилиның «Алтын кояш нуры» дигән шәхси күргәзмәсе ачылды.
-
Салым инспекциясе федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләре турында хәбәр итә
РФ Хөкүмәтенең 07.09.2021 елгы, 1513 номерлы карары COVID-19дан зыян күргән кече һәм урта эшмәкәрлек һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар субъектлары, мәшгульләр өчен эшләми торган көннәргә субсидия бирү шартлары белән тулыландырылды.
-
Онлайн олимпиада бара
Учи.ру белем бирү платформасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча «Имин юллар» бөтенроссия онлайн-олимпиадасы башланды. Анда илнең 85 субъектыннан 1-9 сыйныф укучылары катнаша.
-
Чаллыда ике балыкчыны тоткарлыйлар. Алар 60 мең сумга бәяләнгән кыслалар тотканнар
Балык саклау инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән бергә Кама елгасы янында ике ир-атны тоткарлаган, алар үз машиналарында кыслалар белән тутырылган өч капчык алып барган булганнар. Барлыгы капчыкларда 531 кысла санаганнар.
-
13 ноябрьгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
13 ноябрьдә Татарстанда болытлы һава торышы була. Төнлә кар явачак.