Онлайн олимпиада бара
Яңалыклар тасмасы

Онлайн олимпиада бара

Учи.ру белем бирү платформасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча «Имин юллар» бөтенроссия онлайн-олимпиадасы башланды. Анда илнең 85 субъектыннан 1-9 сыйныф укучылары катнаша.

Бөтенроссия онлайн-олимпиадасы икенче ел рәттән үткәрелә. Узган ел анда 85 регионнан 2,2 миллионнан артык 1-4 сыйныф укучылары катнашты. Чараның популярлыгы балалар белән профилактик эшнең актуальлеген күрсәтте: елдан-ел хәрәкәт активлаша,  илнең юллары киңәя, шуңа күрә мәктәп укучыларында юлларда куркынычсызлык культурасын формалаштыру Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, ата-аналар һәм педагоглар өчен мөһим бурыч булып кала бирә. Олимпиада 19 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Биремнәрне өй шартларында мөстәкыйль рәвештә яки ата-аналар белән бергә башкарырга мөмкин.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


олимпиада

Нет комментариев