13 ноябрьгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
13 ноябрьдә Татарстанда болытлы һава торышы була. Төнлә кар явачак.
Көндез кар, җепшек кар. Кайбер районнарда буран. Көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -1..-6˚, көндез +1..-3˚ градус. Юлларда бозлавык.
Шимбә, 13 ноябрьдә, Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә кар, көндез юеш кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр тизлектә.
Көндез максималь һава температурасы +1..-3˚, төнлә -3..-6˚ка кадәр төшәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев