14 март 2017 яңалыклары
-
15 мең сум отасыгыз килсә
Мәскәүдә яшәүче миллионер менә инде берничә ай мәрхәмәтлелек чаралары уздыра. Ул - 28 яшьлек Стас Ермилов. Уфада туып үскән бу эшкуар яхшы гамәл кылучыга һәр атна ахырында 15 мең сум акча тапшыра. Яхшы гамәлләр теләсә нинди булырга мөмкин: өеңдәге гөлләргә су сибүдән башлап, ихатадагы карны көрәү, хуҗасыз эт-мәчеләрне ашату, сукбайларга...
-
Мисырга турлар 30 процентка арзанаерга мөмкин
Россиядән Мисырга турлар 30 процентка арзанаерга мөмкин дип хәбәр итә Россия туроператорлары ассоциациясе. Ассоциациядә хәбәр иткәнчә, Мисыр белән Россия арасында авиаэлемтә туктатылган вакытта, 100 доллар 6800 сум яки 1100 Мисыр фунтын тәшкил иткән. Бүгенге көндә бу сумма - 5800 сум яки 1700 Мисыр фунты. Мисырның үзендә бәяләр долларда 2015 ел...
-
Татарстан Югары суды Роберт Мусинны сак астында калдырды
Татарстан Югары суды "Татфондбанк" идарәсенең элеккеге рәисе Роберт Мусинны сак астында тоту карарын үз көчендә калдырды. Ул караклык гамәлләрендә шикләнелә. Яклаучысы Роберт Мусинга өй аресты билгеләүне сораса да, суд аның үтенечен кире какты. "Апелляция инстанциясе суды Совет районы судының Мусинга карата сак астында калдыру карарын үзгәрешсез калдырып, шикаять дәгъвасын канәгатьләндермәде",...
-
Чаллыда террорчылык турында 3 ялган хәбәр теркәлгән
Шәһәребездә террорчылык турында ялган хәбәр җиткерүчеләр активлашкан. Агымдагы елның тулы булмаган өч ае эчендә шундый 3 җинаять очрагы теркәлгән. 2 март көнне шәһәребезнең 28 комплексында урнашкан мәктәбендә белем алучы 9 яшьлек малай янгын чыгу турында полициягә хәбәр итә. Нәтиҗәдә, уку йортыннан 925 укучы һәм 54 педагог эвакуацияләнә. Әмма бинаны тикшергәннән...
-
Квитанцияләрдә мошенниклар турында кисәтәләр
Март аенда чаллыларга коммуналь хезмәтләр өчен яңа төр квитанцияләр килде. Хисапларның сул ягында полиция хезмәткәрләреннән мошенниклык гамәлләре турында кисәтүләр язылган. Аларда: ялган социаль хезмәткәрләр, бозымны алырга ярдәм итүче традицион булмаган медицина белгечләре турында хәбәр ителә. Моннан тыш шикле акцияләр, бүләк уйнатулар, очсыз бәягә сатылучы товарлардан саклык чараларын күрү киңәш ителә....
-
Балалар азан әйтте
Чаллы шәһәренең "Нур-Ихлас" мәчетендә якшәмбе дәресләренә йөрүче балалар арасында азан әйтү бәйгесе узды. Беренче урынны 8 яшьлек Самат Галимуллин яулады. Аңа Коръән бүләк ителде. Икенче һәм өченче урыннарга бертуганнар - 9 яшьлек Данил һәм 6 яшьлек Данис Киселевлар лаек булдылар. Аларга намазлык һәм дини эчтәлектә бизәлгән кружка тапшырылды. Калган катнашучыларга...
-
Акция башланды
Чаллыда хокук саклау органнары тарафыннан "Кайда үлем белән сату итәләр, хәбәр ит!", дигән акция башланды. Полиция хезмәткәрләре халыктан наркотиклар, тарту катнашмалары һәм психотроп матдәләр сатып акча эшләүчеләрне белгән очракта үзләренә хәбәр бирүләрен сорый.Моның өчен 37-90-09 номерына шалтыратырга кирәк. Ышаныч телефоны тәүлек буе эшли һәм хәбәр итүчеләрнең анонимлыгы саклана. Битараф булмыйк,...
-
Челнинец, протаранивший аэропорт, не избежал уголовного дела
Накануне татарстанские СМИ сообщили о том, что бывший сотрудник МВД Татарстана, а ныне директор частного детективного предприятия «Сова» из Набережных Челнов Руслан Нуртдинов избежал уголовной ответственности за то, что в декабре 2016 года протаранил здание казанского аэропорта и устроил по нему гонки. - Водитель лишен права управления. Он привлечен к...
-
Назари Николаев: “Гипноз да булмады кебек, 13 мең сумымны чыгарып бирдем”
Алдакчылар гади халыкны нинди генә кармакка каптырмый: товар тәкъдим итә, ут-су приборларын тикшерергә керә, бозым чыгара. Шундый ялганчылар төркеме күптән түгел Татарстанның Балтач районында тоткарлана. Тик аңа кадәр Биктәш авылында яшәүче Назари Николаев исемле 69 яшьлек бабайның 13600 сумын чәлдерергә өлгерә.
-
Югалган балыкчының гәүдәсен таптылар
Узган шимбә көнне 45 яшьлек Чаллы кешесе балык тотарга киткән җирдән кире өенә әйләнеп кайтмаган иде. Ул күрше Түбән Кама районы Троицкий поселогы янындагы Кичү елгасында балык тоткан. Волонтерлар аның нибары кармакларын һәм башка әйберләрен генә таптылар. Ике көн буена республикабызның зональ коткаручылар отряды елганы аркылыга- буйга "гизеп" чыкты. Нәтиҗәдә...