Назари Николаев: “Гипноз да булмады кебек, 13 мең сумымны чыгарып бирдем”
Алдакчылар гади халыкны нинди генә кармакка каптырмый: товар тәкъдим итә, ут-су приборларын тикшерергә керә, бозым чыгара. Шундый ялганчылар төркеме күптән түгел Татарстанның Балтач районында тоткарлана. Тик аңа кадәр Биктәш авылында яшәүче Назари Николаев исемле 69 яшьлек бабайның 13600 сумын чәлдерергә өлгерә.
- Назари абый энесе Николай белән яши, - диде Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибагатуллин. - Назари абый тумыштан икенче төркем инвалид, беркайда да эшләмәде. Энесе дә лаеклы ялда. Мин аларның капкалары ачык булуын, өйләренә кеше кертүләрен хәтерләмим. Ничек итеп алдакчылар кармагына эләккәннәр, аптырыйм.
6 март көнне авыл урамнарында моңарчы күренмәгән "тугызлы" машинасы пәйда була. Бер-ике йортка кереп, төн кундыруларын да сорыйлар. Тик биктәшлеләр алар каршында ук ишек-капканы шатырдатып бикләп куя. Шуннан соң алар Николаевлар өе каршына килеп туктый. Бу вакытта Николай әфәнде тәмәке тартырга чыккан була. "Сез кемнәр?" дигән сорауга, машина эченнән берәм-берәм коелган ике хатын һәм бер ир: "Сезгә килдек", дип җаваплый.