Квитанцияләрдә мошенниклар турында кисәтәләр
Март аенда чаллыларга коммуналь хезмәтләр өчен яңа төр квитанцияләр килде. Хисапларның сул ягында полиция хезмәткәрләреннән мошенниклык гамәлләре турында кисәтүләр язылган. Аларда: ялган социаль хезмәткәрләр, бозымны алырга ярдәм итүче традицион булмаган медицина белгечләре турында хәбәр ителә. Моннан тыш шикле акцияләр, бүләк уйнатулар, очсыз бәягә сатылучы товарлардан саклык чараларын күрү киңәш ителә....
- Өлкән яшьтәге кешеләр, гадәттә, интернетка кермиләр. Газеталарны да бар кеше яздырмый. Ә коммуналь хезмәт өчен квитанцияләрне - барыбызда укый. Шуңа да алар аша шәһәрдәшләребезне мошенниклардан саклап калырга тырышабыз, - дип аңлатты Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Артур Муллин.
Мондый профилактика чарасы шәһәребезнең Башкарма комитеты һәм идарә итү компанияләре белән берлектә үткәрелә. Апрель аенда квитанцияләр өр яңа дизайн бельн чыгачак. Мошенниклык гамәлләреннән сакланып калырга ярдәм итүче кагыйдәләр, хисап квитанцияләренең икенче ягында, төсле матур формада урнаштырылачак.
Альбина ЗАРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев