14 декабрь 2021 яңалыклары
-
Чаллыда хәрби бурыч үтәгәндә һәлак булучыларны искә алдылар
Шәһәрнең 1 нче балалар һәм яшьләр иҗат йортында Ватан Геройлары көне уңаеннан тантаналы чара узды. Хәрби бурыч үтәгәндә һәлак булган сугышчыларны искә алырга әниләре һәм туганнары, шәһәр мэры Наил Мәһдиев килде.
-
Балкон һәм козырекларны реконструкцияләү бара
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев атна саен үткәрелә торган матбугат конференциясендә күпфатирлы торак йортта балкон һәм козырекларны реконструкцияләү тәртибе турында сөйләде.
-
Татарстан Республикасында янгын чыгуга каршы махсус режим кертелә
2021 елның 20 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгын чыгуга каршы махсус режим кертелә.
-
Наил Мәһдиев гражданнарны кабул итте
Мэр Чаллы халкы белән кискен социаль, икътисадый, хокукый һәм көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү өчен очрашты.
-
Чаллы китапханәсендә – Финляндиядә яшәүче татарлар белән телекүпер
Телекүпер барышында катнашучылар татар телендә аралашу, китап уку, милли бәйрәмнәр һәм гореф-гадәтләр, телне саклау буенча заманча аралашу чаралары турында фикер алышачак.
-
Алинәгә – алтын медаль
Пензада спорт гимнастикасы буенча «Олимпия өметләре» дип исемләнгән Бөтенроссия ярышлары булды.
-
Шәһәрдә 5 шугалак була
Чаллыда боз мәйданчыкларын әзерләү дәвам итә. Быел шәһәрдә биш урында: Ипподромда, Яр буе паркында, «Азатлык» мәйданнарында, «Медео»да һәм Мәләкәс аръягы микрорайонында шугалак булачак.
-
Чаллы кызы – «XXI гасыр лидеры»
Шәһәрдәшебез «XXI гасыр лидеры» Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды.
-
Игелекле гамәл кылды
ТР Дәүләт Советы депутаты, «С.П.Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты» халык предприятиесе генераль директоры Андрей Фомичев, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр ункөнлеге кысаларында, инвалидларны дәвалый һәм тернәкләндерә торган медицина, социаль учреждениеләргә ел саен финанс ярдәме күрсәтә.
-
Автогигантта – яңа үзәк
«КАМАЗ» акционерлык җәмгыятендә хокукый үзәк барлыкка килде.
-
Когогинның вәкаләтләре озынайтылды
«Ростех» Дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов рәислегендә узган «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятенең директорлар советында, Сергей Когогинны 2022 елның 11 февраленнән тагын 5 елга генераль директор итеп сайладылар.